Депутат социаль пенсияләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте

ЛДПР мигрантлар өчен социаль пенсияләрне федераль бюджетка йөкләнешне киметү максатларында гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Бу хакта "Газете.Ru" дип партия лидеры Леонид Слуцкий белдерде.

"Россия хәзер икътисад ягыннан җитди сынаулар кичерә. СВО, социаль, демографик һәм башка проблемалар - болар барысы да зур акчалар таләп итә. Монда һәр тиен исәптә!», - дип ассызыклады ул.

Бу уңайдан, ЛДПР исәпләвенчә, читтән килүчеләр өчен "бушлай социалканы" гамәлдән чыгарырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре