Газетага язылу

Эш урыны буенча парковкага еллык абонемент кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында «Новые люди» фракциясе депутатлары барлык төбәкләрдә транспорт хуҗаларына эш урынына якын булган парковкадан файдалану өчен еллык абонемент сатып алу мөмкинлеге тудырырга тәкъдим иткән. Мондый тәкъдим белән хат Россия транспорт министры Андрей Никитинга җибәрелгән, дип яза «ТАСС».

Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, эшкә үз транспортында даими йөрүчеләрнең парковкага киткән чыгымнары шактый ук зур сумма тәшкил итә, чөнки йөртүчеләр стоянкага эш көне дәвамында сәгатьләп түләргә мәҗбүр.

Шуңа күрә эш урыны буенча махсус еллык абонементлар кертү тәкъдим ителә. Гомуми файдаланудагы түләүле парковкалардан файдалану өчен мондый абонементны эш урыны турында белешмә нигезендә сатып алу мөмкинлеге тудыру күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре