«Хәзер организмны чистартырга, «ремонтларга» кирәк, шуңа күрә ярмалар, ашлар ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте ул.
Диетолог сүзләренчә, тозны һәм ысланган ризыкларны азрак ашарга кирәк. Моннан тыш, режимны торгызу өчен яхшылап йокларга, еш, ләкин аз-азлап тукланырга һәм саф һавада йөрергә кирәк
Белгеч ассызыклаганча, йокы җитмәгәндә организм югары энергияле, татлы һәм майлы ризыкларны таләп итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез