Дингә каршы килгән очракта исемне үзгәртү мәҗбүри гамәл

Кристалл, Легендар, Весна. Узган ел казанлылар яңа туган сабыйларына әнә шундый исемнәр кушкан. Быел исә илебездә балаларга кушаматка охшаш, җансыз предмет исемнәрен кушуны тыярга тәкъдим итәләр. Исем – җисем билгесе бит ул. Ә Ислам динендә нинди исемнәрне кушудан тыелырга кирәк? Ата-ана сайлаган һәм гомерлеккә дип кушылган исемне алыштырырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларны Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИНга бирдек.

– Алмаз хәзрәт, балага тормышының ничәнче көнендә исем кушу хәерле?

– Исем кушу – пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе үтәгән һәм өммәтенә өйрәтеп калдырган дини йолаларның берсе. Бу гамәлне бала тууның җиденче көнендә башкару сөннәт. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәрбер баланың иминлеге гакыйка корбанына бәйле. Бу корбан бала тууның җиденче көнендә аның исеменнән чалына, шул көнне аның чәче алына һәм исем кушыла», – дигән. Балага исемне иртәрәк кушу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.), улы Ибраһим тугач, аңа җиденче көненә кадәр исем кушкан. Балага матур, мәгънәле исем кушу ата-ана өстенә йөкләнгән бер бурыч булып тора. Шуңа күрә әти-әни бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әти-әни өстендә баланың хакы өч: матур исем кушу, акыл кергәч – Коръәнне өйрәтү һәм үсеп җиткәч – өйләндерү», – дигән.

– Яңа туган балага бакыйлыкка күчкән әби-бабаларының исемен кушу рөхсәт ителәме?

– Шәригатьтә бу тыелмаган.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди исемнәр кушарга тәкъдим иткән?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) исемнәрнең матур мәгънәгә ия булуына игътибар иткән. Бер хәдисендә ул: «Дөреслектә, сез Кыямәт көнендә үзегезнең һәм әтиләрегезнең исемнәре белән чакырылачаксыз. Шуңа күрә матур мәгънәле исемнәр сайлагыз», – дигән.

– Мулла теге яки бу исемне кушудан баш тарта аламы? Андый очраклар булганы юкмы?

– Әгәр дә исемнең мәгънәсе шәригатькә каршы килсә, мулла андый исемне кушудан баш тарта ала. Үземнең андый очракларга юлыкканым булмады. Исем кушар алдыннан, ата-анага баланың бу исемне күтәреп йөриячәген әйтергә, балага бу исем белән авыр булмасын дип, аңлатырга кирәк. Исемнәр тирән мәгънәле, төпле булырга тиеш. Шуны без халыкка җиткерергә тиешбез. Дин галимнәре аңлатуынча, балага Аллаһка һәм пәйгамбәрләргә генә хас исем-сыйфатларны кушарга ярамый. Мәсәлән: Рахмән (Бөтен җан иясенә рәхимле), әл-Халик (Юктан бар кылучы), Мүтәкәббир (Бөтен нәрсәдән өстен булучы), Расүлүллаһ (Аллаһның илчесе), Нәбиуллаһ (Аллаһның пәйгамбәре), Кәлимуллаһ (Аллаһ белән сөйләшүче). Шулай ук балага кайбер халыклар гыйбадәт кылган илаһларның исемнәрен кушарга ярамый. Мәсәлән: Зевс, Посейдон, Афродита, Гера, Артемида, Аполлон. «Габед» (кол) сүзен Аллаһның исемнәреннән башка затларның исемнәренә өстәп кушу да рөхсәт ителми. Мәсәлән, Габдеррасүл (Илченең колы), Габденнәби (Пәйгамбәрнең колы), Габделкәгъбә (Кәгъбәнең колы), Габделгуззә (Гуззәнең колы). Моннан тыш ислам диненә каршы көрәшүе яки бозык гамәлләр кылуы белән танылган адәмнәрнең исемнәрен яки башка дин әһелләренә хас булган исемнәрне әти-әниләр балаларына кушарга тиеш түгел, чөнки андый исемнәр баланың күңелендә үсеп җиткәч шул кешеләргә охшау яки шул диннәргә иярү теләге уятырга мөмкин. Әгәр дә бер кеше баласына шундый исем кушса, аның үз милләтенә һәм диненә карата хөрмәте һәм мәхәббәте юк дигән сүз. Ул бу гамәле белән башка халыкларның һәм диннәрнең гадәтләрен өстен күргән була.

– Яши-яши, исемнәреннән канәгать булмыйча, исем алыштыручылар да бар. Бу – гөнаһмы?

– Әгәр дә берәр кешегә бала чагында кушылган исеме ошамаса, ул аны башка исемгә үзгәртә ала. Бу рөхсәт ителә. Иң мөһиме аның сайлаган исеме ислам диненә һәм үз милләтенә хас булырга тиеш.

– Яңа исем кеше язмышына йогынты ясыймы?

– Әйе, тик ни генә булмасын, исем алыштыру гына кешенең язмышын тулысынча үзгәртә алмый. Рәсүлебез (с.г.в.) үзе болай дигән: «Әгәр исем алыштырып кына язмышлары үзгәрә дип уйласалар, тау күчәр иде».

– Кайсы очракта исем алыштыру рөхсәт ителә?

– Дингә каршы килгән очракта исемне үзгәртү мәҗбүри гамәл. Әгәр дә исем кешене артык зурлый һәм мактый торган мәгънәдә булса, ул вакытта аны үзгәртү хуплана. Гайшә анабыз әйткәнчә, әгәр дә берәр кешенең исеме начар мәгънәгә ия булса, Аллаһның илчесе аны мәгънәле исемгә алыштырган. Бервакыт ул Гасыя атлы хатынның исемен «матур», «күркәм» дигән мәгънәне аңлата торган «Җәмилә» исеменә үзгәрткән. Гарәп телендә «гасыя» «буйсынмаучы», «гөнаһ кылучы» дип тәрҗемә ителә.

Әти-әниләргә яңа туган балаларына матур, мәгънәле күркәм исемнәр кушарга насыйп әйләсен!

БЕЛЕП ТОР!

Мөселманнарга Илнар, Динар, Люция, Ленар, Марс кебек исемнәрне кушмау хәерле, алар безгә совет заманыннан килгән. Тәмугка кермәс өчен алардан ераграк торырга киңәш ителә.

Иң хәерле исемнәр: Габдулла, Гәбдрәхим һәм пәйгамбәрләр исемнәре. Мәсәлән, Мөхәммәд белән Ибраһимны атарга була. Хатын-кыз исемнәренә килгәндә, күркәм исемнәр булып изгеләр исемнәре санала. Мәсәлән, Хәдичә, Фатыйма, Сафия, Сара, Әминә исемнәре.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре