Ялдан туеп буламы ни?! Чемоданны алдан җыючылар, ягъни сәяхәтне алдан планлаштыручылар нәрсә белән ота? Халык кайда ял итәчәк? Шуны белештек.
«Диңгезгә телим, ди»
Укытучы булып эшләүче Рамилә Булатова 10 нчы класс укучылары белән Санкт-Петербург шәһәренә җыена. 15 егет һәм кыз белән Төньяк башкаланың мәдәнияте һәм тарихы белән танышырга исәпләре. Балалар тарих, инглиз теле, әдәбият, география фәннәрен бик үз итәләр икән.
– Укытучының каникул дигәне дә эш инде аның (көлә). Балалар белән берәр кая барырга теләк белдергәч, ата-аналар каршы килмәде, рәхмәт аларга. Балаларны җыендырып, курыкмыйча җибәрергә дә кирәк бит әле. Тур сатып алдык, бергәләшеп поездда барачакбыз, – ди яшь мөгаллимә. – Җәй айларында студент сеңлем белән машинада берәр кая сәяхәт кыласыбыз килә. Күптән түгел үзенә машина сатып алды, ерак юлларда сынап карыйсы килә, ди. Якын-тирә берәр шәһәрне сайларбыз, мөгаен. Чит илгә барырга кызыкмыйм, чөнки самолетта очарга куркам. Берәр кайчан бу куркуны җиңгәч, Европа илләрен күрергә хыялланам.
Өч бала анасы Динара Галиәхмәтова ел саен йә августта, йә көз айларында чит илгә оча. «Бәрхет сезоны»н көтәбез, ди.
– Балалар бәләкәй чакта да сәяхәттән өзелмәдек. Дөнья күреп үсәләр. Аларга да ял кирәк. Кызларыбызның шөгыльләре күп, көннәре бик тыгыз режимда уза. Уртанчы кызыбыз: «Диңгезгә телим», – дип еш әйтә. Өчесен дә бик яшьли йөзәргә өйрәттек, – ди тәҗрибәле әни. – Әлбәттә, мондый мөмкинлек тудыру өчен ел дәвамында әтиләре дә, мин дә эшлибез. Балалар белән берничә тапкыр Төркия, Таиландта булдык. Ирем белән икәү генә булган чакта гаилә дусларыбыз белән Мисырда, Дубайда булган идек. Бәяләр, әлбәттә, үзгәрде һәм үзгәреп тора.
Татарстанның атказанган артисты Резеда Сәләхова, алдан юллама сатып алып кую гадәте юк, ди. Сәяхәт итәргә бик ярата талантлы гаилә.
– Безнең эш графигы бик тә үзгәрүчән бит ул. Көне килеп җиткәч кенә алабыз инде ул путевканы. Әле җәйгә кадәр вакыт күп бит, ничек булыр, нәрсә булыр – кем белә. Насыйбы булса, тешне сындырып та керә ул. Сәяхәт иткәндә, яңа илләр сайлау яклы без. Бигрәк тә ирем Артемга бу мөһим. Яңа урын, яңа кешеләр, яңа мәдәният, яңа архитектура кирәк аңа, – ди ул.
Сүз уңаеннан, россиялеләр каникулны балалары белән Мисыр, Таиланд һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уздырырга ниятли. Бу хакта Россия туриндустрия берлеге хәбәр итә.
Туристик операторларның мәгълүматларына караганда, мәктәп каникуллары вакытында балалар белән оештырылган сәфәрләр өчен иң популяр ун юнәлеш арасында Мисыр (сатуның гомуми күләменнән 28,4%), Таиланд (18,8%), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (18,4%), Россия (13,9%), Төркия (7,8%), Кытай (3,8%), Вьетнам (2,8%) бар. Мальдив утраулары (1,7%), Куба (1,5%) һәм Шри-Ланка (1%) кебек илләргә җыенучылар да юк түгел.
Төркиянекеме, Кубаныкымы?
Турагент Марина Казакова әйтүенчә, 2025 елгы ял сезонын күпләр инде ачкан. Яз-җәйгә юлламалар сатып алу кыштан бирле бара, ди.
– Гыйнвар ае белән чагыштырганда, хәзер доллар, евро хакы түбән, шуңа күрә туристларга иртә бронь (раннее бронирование) ясау кулайрак чыга. Бу хәзер бик популяр. Отышлы да ул, билгеле бер сумманы кертеп куясың да, аннан калган өлешен акрынлап түләп барасың, – дип аңлатты турагент. – Хәзерге вакытта Төркиягә бронь актив бара. Халык солтан илен бик ярата инде. Шулай ук март аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен сайлаучылар күп булды. Россиядә ял итәргә җыенучылар да юк түгел. Кызганыч, быел Анапада күңелсез вазгыять урнашты. Шуңа күрә Сочи, Абхазиягә турлар сайлыйлар. Былтыргы бәя белән чагыштырып шуны әйтә алам: быел анда ял итү дә кыйммәткә төшә.
Турагент сүзләренчә, Төркиягә юллама бер кешегә 60 мең сумнан, Таиландка 130 мең сум тирәсе чыга, ди. Билгеле, бу уртача хаклар. Барысы да туристның нинди кунакханә сайлавы, шартларга бәйле. «Әлегә чагыштырмача очсыз», – дип кызыктыра турагент.
– Балалар белән ял өчен күбрәк Мисыр һәм Төркияне тәкъдим итәр идем. Бу аңлашыла да: әлеге илләрдә балалар өчен күңел ачу чаралары күбрәк, кунакханәләрдә аниматорлар эшли, бассейннарда бик күңелле, – ди Марина.
Экзотиканы сайлаучылар да юк түгел. Марина әйтүенчә, аңа мөрәҗәгать итүчеләр Куба, Бали, Таиландка юлламалар сатып алган. Ерактагы кояш яктырак та, эссерәк тә шул!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез