Аның әйтүенчә, ул яраланган урынга сигез ел буе бер генә снаряд та төшмәгән булган.
“Роскосмос”ның элекке башлыгы, хәрби киңәшче Дмитрий Рогозин Донецкида ничек яралануы турында сөйләгән.
Аның әйтүенчә, үз теләге белән хәрби хезмәткә китүчеләрнең берсе белән тыныч кына эшлекле очрашу булган бу. Рогозин билгеләп үткәнчә, соңгы айларда ул шул кунакханәдә яшәгән. Тыныч урын булган: сигез ел дәвамында анда бер генә снаряд та төшмәгән. Әмма кемдер аларны “саткан: кичә кичке 8ләр тирәсендә “Роскосмос” ның элекке башлыгы һәм “доброволец”лар утырган урынга югары дәрәҗәдә төгәл берничә снаряд белән атканнар.
– Калибры 120 яки 150 ммлы. Тикшерүчеләр кайдан һәм кемнең атканын билгеләячәк, – дигән ул.
 Рогозин уң як калак сөягеннән өстәрәк 3×4 мм үлчәмендә тимер кыйпылчыгы кадалуын әйткән.
 – Операция кичерергә туры киләчәк. Тагын берничә якын кешем зыян күрде. – дигән ул.
 Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Донецк шәһәре читендәге кунакханә утка тотылган. Соңгы айларда анда бер төркем хәрби киңәшчеләр, шул исәптән Дмитрий Рогозин яшәгән. “Роскосмос”ның элекке башлыгын хастаханәгә салганнар. Аның гомеренә куркыныч янамый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез