Газетага язылу

Дөреслек үзгәргәндә

Якын Көнчыгыш факторы дөнья сәясәтендә мөһим роль уйнавын дәвам иттерә. Төбәктә төп киеренкелек чыганагы булган Израиль мәгълүмат сугышын оттыра. ЦАХАЛның (Израиль армиясе) элекке сугышчылары кайсы гына илгә бармасын, үзләренә нәфрәтле караш тоя. Израиль сәясәтен кире кагу, Фәләстыйнны яклау дөньякүләм күренешкә әверелә.

Халык басымы астында хәтта Көнбатышның сиончыларны яклаган лидерлары да Тель-Авивка кайбер санкцияләр кертергә мәҗбүр. Рәсми медиа каналларның массаларга йогынтысы кими. Социаль челтәрләрдәге хакыйкать тавышын тыю омтылышлары уңышсызлыкка очрый. Биньямин Нетаньяху һәм аның «Ликуд» партиясе сәясәтен халыкара мәйданда яклаучы күренекле сәяси стратегларның берсе, партиянең тышкы элемтәләр һәм коммуникацияләр юнәлешендәге җитәкчесе Эли Хазан: «Дөреслек әһәмияткә ия түгел», – дип игълан итте һәм социаль челтәрләрне Израильне яклаган ялган мәгълүмат белән тутырырга өндәде.

 

Сиончыларның төп яклаучысы һәм спонсоры булган Америкада хәлләр катлаулана. Дәүләт әҗәте яңа рекорд куйды: 40 триллион доллардан ашып китте. Бурычның процентларын түләү айдан-айга кыенлаша. Трамп Фарсы култыгында башлаган сугыш Америкага гына түгел, аның төбәктәге аркадаш илләренә дә кыйммәткә төшә. Катар дәүләт оешмаларының чыгымнарын 30 процентка кадәр, тышкы ярдәмне финанслауны 85 процентка кадәр кыскартырга мәҗбүр. Халыкара валюта фонды ил икътисадының 8,6 процентка кыскарачагын фаразлый. Дохада хәзер 500 миллиард долларлык суверен фонд акчасын файдалана башладылар. Кризис дүртенче кварталга кадәр дәвам итсә, чыгымнарны тагын да киметергә туры киләчәк.

 

Согуд Гарәбстанында бюджет дефициты үсә. Бер кварталда бер елга фаразланган дефицитка ирешелде инде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә хәл шәп түгел. Инфляция темплары рекордлы. Чыгымнарны киметү яңа «Гарәп язы»на китермәгәе дип куркалар.

 

АКШта Трампның позициясе какшый. Ноябрьдә урталык сайлавы көтелә. Андый сайлау Америкада президентлык срогының утрасында үтә. Конгресстагы вәкилләр палатасындагы 435 урынның барысы да яңадан сайлана. Сенатта 100 сенаторның өчтән бере, күп штатларда губернаторлар һәм җирле хакимиятләр сайлана. Быелгы сайлауда демократлар җиңәр, республикачылар оттырыр дип көтәләр, чөнки Трамп сәясәтенә америкалыларның күпчелеге каршы. Конгресс өстеннән контрольне үз кулларына алсалар, демократлар кабат импичмент процедурасын башлар, гаиләсен, министрларын һәм иң якын даирәсен эзәрлекләргә тотынырлар, дип курка Трамп. Аның бу куркуы нигезле.

                 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре