Өч көн, 150 дән артык компания һәм Казан мәйданы. Татарстан башкаласында «Дрон Экспо 2025» халыкара күргәзмәсе һәм форумы башланды. Чараның төп максаты – көнкүрештә пилотсыз очу аппаратларыннан файдалануны арттыру.
– Татарстан – югары технологияле инновацияләр үсеше синонимы ул. Шуңа күрә дә чараны нәкъ менә биредә үткәрергә уйладык, – дип баштан ук ачыклык кертте халыкара күргәзмә һәм форумның оештыручысы Александр Фешкин. – Күргәзмәдә ил төбәкләреннән һәм Кытайдан 150 дән артык компания гражданлык максатлары өчен пилотсыз очу җайланмаларыннан алып төрле комплект материалларына кадәр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Без иң яхшы җитештерүчеләрне, алар үзара элемтәләр урнаштырсын, тәҗрибә уртаклашсын өчен, бер мәйданга җыярга тырыштык. Шулай ук, күргәзмәне чит ил делегацияләре вәкилләре дә караячак.
Форум кысасында көн кадагындагы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә ниятлиләр.
– Без төбәкләргә пилотсыз очу аппаратлары җитештерү базарын үстерергә ярдәм итәргә телибез. Беренче чиратта, бу – иминлек мәсьәләсе. Белүебезчә, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәре күбәю сәбәпле, күп кенә төбәкләрдә моңа бәйле тыюлар гамәлдә. Безнең бурыч – куркыныч тудырырга мөмкин булган юнәлешләрне ачыклау һәм гражданлык аппаратлары очышларына чикләү кертмичә генә, мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү. Чөнки күкне «ябу» дроннар җитештерүне һәм алардан файдалануны киметә. Алда торган мәсьәләләрне бергәләп хәл итә алсак, әлеге базар ун-унбиш тапкыр үсәчәк, – ди «АЭРОНЕКСТ» ассоциациясе генераль директоры Глеб Бабинцев.
Казанда дроннарны файдалануга бәйле режим, пилотсыз очу аппаратлары очышына рөхсәт алуга киткән вакытны кыскарту, белгечләр әзерләү кебек мәсьәләләр турында да фикер алышачаклар дип көтелә. «Авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, нефть сәнәгате кебек тармакларда инде күптән пилотсыз очу аппаратлары файдаланылса да, күп кенә предприятиеләр яңалыкка сагаеп карый әле. Чөнки аларга бәйле тыюлар һәм чикләүләрдән куркалар. Без әлеге базарны үстерергә телибез», – ди Глеб Бабинцев.
Форумның киләсе елга урыны да билгеле. Ул 2026 елда да Казанда узачак. «Киләчәктә форумны Татарстанның визит карточкасына әйләндерергә телибез», – дип теләкләре белән уртаклашты оештыручылар.
Белешмә
«Дрон Экспо 2025» халыкара күргәзмәсе һәм форумы 26–28 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә эшли. Анда Казан тимер юл вокзалыннан барып җитәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез