Дәүләт Думасында балалар туристик кешбэгы программасын яңадан булдыру мәсьәләсе карала, ул җәен балалар өчен ял итү бәяләрен кулайрак итәргә тиеш. Бу хакта ТАСС белән әңгәмә вакытында Дәүләт Думасының гаиләне яклау, аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты башлыгының беренче урынбасары Татьяна Буцкая сөйләде, дип яза «Российская газета».
Ул аңлатканча, узган юлы балалар кешбэгы әти-әниләр кулына тапшырыла иде. Хәзер исә башка схема барлыкка килергә мөмкин – юллама бәясе федераль яки төбәк лагерьләренә ярдәм итү кысаларында өлешчә компенсацияләнәчәк.
«Ягъни акчалар турыдан-туры лагерьгә барачак», - дип ачыклык кертте Буцкая.
Балалар кешбэгы – «бик мөһим» мәсьәлә, дип өстәде парламентарий. Аның сүзләренчә, яңа механизм ярдәмендә кулланучы өчен юллама бәясе кимиячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез