Дума депутатларыннан БДИны берничә фәннән яңадан тапшырырга рөхсәт итәргә дигән тәкъдим булды

Дәүләт Думасы депутатлары Сардана АвксентьеваАнтон ТкачевОлег ЛеоновВладимир ПлякинАнна Скрозникова һәм Ксения Горячева Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовка чыгарылыш укучыларына берьюлы берничә фәннән БДИны яңадан тапшырырга рөхсәт итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Мәгариф министрлыгының 233нче номерлы боерыгының 97(1) пункты чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны бер генә фәннән өстәмә көннәрдә яңадан тапшырырга мөмкинлек бирә, дип билгеләде депутатлар.

Алар бу мөмкинлекне киңәйтергә һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына, барлык процедура таләпләрен үтәп (шул исәптән резерв вариантлар кулланып һәм йомгаклау документында һәр фәннән иң яхшы нәтиҗәне күрсәтеп), агымдагы елда тапшырылган барлык фәннәрне үзләре сайлап алып тапшыру хокукы бирергә тәкъдим итте.

Инициатива авторлары ассызыклаганча, 2025 елда бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыруга 135,5 мең укучы теркәлгән һәм катнашучыларның 77 проценты балларын яхшырткан. Бу имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлегенең нәтиҗәлелеген раслый. БДИ укучылар өчен көчле психологик сынау булып тора, хаталар еш кына әзерлек дәрәҗәсенә түгел, ә имтихан көнендә борчылуга һәм тышкы факторларга бәйле, дип билгеләнгән документта.

Моннан тыш, мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, гамәлдәге чикләү өч һәм аннан да күбрәк фән буенча югары баллар белән укырга керә торган юнәлешләрне сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тигез булмаган шартлар китереп чыгара.

Мондый очракларда укучылар, үзенең мәнфәгатьләренә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, максатчан белем бирү траекторияләреннән баш тартырга яки азрак конкуренцияле программалар сайларга мәҗбүр булырга мөмкин.

Инициативаны гамәлгә ашыру укучыларга психологик басымны киметергә, аларның белемнәрен бәяләүнең объективлыгын арттырырга һәм имтиханны «ялгыш» уңышсыз тапшыру очраклары санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный депутатлар.

Алар Мәгариф министрлыгыннан Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) белән берлектә инициативаның максатка ярашлылыгын бәяләвен һәм 233нче номерлы боерыкка укучыларга үз теләге белән өстәмә көннәрдә барлык фәннәрдән БДИны яңадан тапшырырга мөмкинлек бирүче үзгәрешләр проектын әзерләвен сорады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре