Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин торак-коммуналь хезмәтләренең кыйммәтлегенә һәм торбаларның тузуына бәйле бик күп шикаятьләр алынуы турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, ЖКХ өлкәсе эшеннән канәгатьсезләр арасында Татарстанда яшәүчеләр дә бар.
Володин сүзләренә караганда, аның телеграм-каналындагы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча үткәреләчәк “Хөкүмәт сәгате” анонсына 4 мең кеше комментарий калдырган. “Чиләбедә, Ростов, Волгоград, Тверь, Томск һәм Новосибирск өлкәләре, Приморье һәм Камчатка крайлары, Коми һәм Татарстан Республикаларында яшәүчеләрдән бик күп шикаятьләр керде”, – дип белдергән Дәүләт Думасы Рәисе.
Шикаятьләр асылда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең кыйммәтлегенә (33%), шулай ук бәяләрнең хемәтләр сыйфатына туры килмәвенә, коммуникацияләрнең тузган булуына (13%), идарәче компанияләр эшенең үтәкүренмәле булмавына (6,5%) бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез