Думада квадроберлардан мыскыллап көләргә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитеты рәисе Нина Останина квадроберлардан мыскыллап көләргә тәкъдим иткән.

“Мин алардан бары тик мыскыллап көләр идем. Башкалар да мыскылласыннар өчен, видеога төшереп, тегендә-монда күрсәтер идем”, – дигән депутат Луганск Халык Республикаларыннан көлгән балалар белән очрашу вакытында.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов квадробингны закон нигезендә тыюга каршы чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре