“Фальшивка” сатуны оештыручыларга җинаять эше кузгатылган.
Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре ялган дарулар сату белән шөгыльләнүче оешкан төркемнең эзенә төшкән. Җинаятьчеләрнең шул гамәле аркасында дүрт баланың гомере өзелгән, дип яза “РИА Новости”.
Бу бәндәләргә “Оешкан төркемнең балигъ булмаганнарның үлеменә китергән ялган дарулар сатуы турында” статья буенча җинаять эше кузгатылган.
 Хәзерге вакытта “фальшивка” сатуны оештыручы ике кешене эзлиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез