Дүрт минутка үлеп торган хатын-кыз теге дөньяда нәрсәләр күрүе турында сөйләгән

«Бернинди тоннель дә күрмәдем, барысы да башкача булды». Юлда авариягә эләккәннән соң дүрт минут буе йөрәге туктап торган хатын-кыз үзенең күргәннәре белән уртаклашкан. Стелланың үлемнән котылып калачагына өметләр өзелгән булган инде, дип яза «Российская Газета», Metro мәгълүматларына таянып.

Лондонда яшәүче туташның ниндидер кичәдән соң егете белән өйләренә кайтып барышы булган. Төнлә зур тизлектә барганда, машиналары, «чыгымчылап», баганага килеп бәрелгән. Стелла автомобиль тәрәзәсеннән юлга «очкан».

«Тоннельгә төшмәдем. Берничә минут эчендә бөтен тормышым күз алдыннан узды. Төрле чорлардагы иң гүзәл мизгелләр, калейдоскоп кебек, берсен-берсе алыштырып торды», – дип билгеләп үткән Стелла.

Шуннан соң ул, автомобиль юлыннан «күтәрелеп», авариядән соңгы хәлләрне өстән күзәткән.

«Үземне, аягымны коточкыч кыяфәттә күрдем. Бөтен җир кан белән тулган, табиблар күкрәгемә баса. Кемдер елый. Боларның барысын да өстән күреп тордым. Шуннан, үләргә бик яшь бит әле мин, дип уйладым да тәнемә әйләнеп кайттым», – дип сөйләгән туташ.

Стелла, савыгып, аякка басканнан соң хастаханәдә волонтерлык белән шөгыльләнә башлаган.

Белгечләр әйтүенчә, клиник үлем кичерүчеләрнең нәрсәләрнедер күрүе һәм кичерүе мондый мизгелләрдә баш мие активлыгының кинәт көчәюенә бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре