"Дустың" исәптәме? Этләрен теркәмәгән хуҗаларны 1 июльдән штрафка тарта башлаячаклар

Этләрен теркәмәгән хуҗаларны 1 июльдән штрафка тарта башлаячаклар. Аларны ничек ачыкламакчы булалар? Теркәлү ни өчен кирәк? Без шул хакта белештек.    

Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан этләрне терки башладылар. Теркәү этне маркировкалау, ягъни тәненә уникаль сан язылган чип кертүдән гыйбарәт. Бу эшләрне ветеринарлар башкарды. Федераль челтәргә кертер өчен, эт хуҗасының паспорт нөсхәсе, ИНН яки СНИЛС, этнең уникаль номеры язылган паспорты кирәк иде. Анда этнең токымы һәм яше язылды.

– Бу закон проекты токымлы этләргә дә, токымсызларга да кагыла. Йорт хайваны туганнан соң 3 ай эчендә теркәлергә тиеш. 3 яшьтән зуррак булганнарны 1 ел эчендә исәпкә алырга кирәк булачак. Әгәр инде 3 айлык көчек сатып алганда, бу эшләрне бер ай эчендә башкару мәҗбүри. Татарстанда вакытлыча гына (30 көн) булган этләрне теркәтергә кирәкми, – дип аңлаткан иде Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов.

Авылларда этләрне яз көне терлекләрдән ветеринария хезмәтләрен күрсәткәндә теркәделәр.

– Авылда кемнең эте бар, барысын да исәпкә алдылар. Безнең бер генә эт. Тире астына чип керттеләр. Кирәкле эш дип саныйм, чөнки бөтен әйбернең хуҗасы булырга тиеш. Без дә этебезне бик яратабыз, шуңа бик теләп ризалаштык, – диде Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов.

Кукмара районының Бакчасарай авылында да теркәгәннәр дүрт аяклы дусларыбызны.

– Яз көне ветеринарлар кергән иде. Котыру авыруына каршы прививка эшләделәр, этләрне дә шул вакытта исәпкә алдылар. Без башта колакларына ниндидер тамга сугарлар дип уйлаган идек. Тик алар тире астына чип урнаштыралар икән. Әлеге эшләрнең ни өчен башкарылганын тулысынча аңлау булмаса да, каршы килмәдек,  – диде Чулпан Һадиева.

Яшел Үзән районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илдус Хатыйпов сүзләренчә, әлеге вакытта райондагы этләрнең якынча 65 процентына чип куелган.

– Бер караганда, бу саннар аздыр инде, ләкин этләрне тулысынча теркәү мөмкин эш түгел. Һәрхәлдә, әлегә. Аның өчен халыкның аңын, фикер сөрешен үзгәртергә кирәк. Бездә дә башлангыч чорда авыррак барды. Бераздан кешеләр ияләшеп китте, этләрен алып килә башлады. Узган шимбәдә хәтта этләрен чиплаштырыр өчен чират та җыелган иде, чөнки 1 июльдән штраф сала башладылар бит. Моннан соң этләрен вакцина ясатырга яки дәваларга алып килгән очракта, кешеләргә башта штраф түләргә туры киләчәк. Шуннан соң гына без аларны дәвалый алачакбыз, – диде Илдус Хатыйпов.

Аның сүзләренчә, этләрен теркәргә теләмәүчеләр дә бар. Аларны авылларда да, шәһәрдә дә очратырга мөмкин.

– Авылдагы чипларны участок табиблары куеп йөрде. Кемнең эте бар, кем аларны ярата, шулар куйдырды. Ләкин теркәргә теләмәгән кешеләр дә бар, аларны мәҗбүриләмәдек, – диде ул.

Илдар Нугуманов сүзләренчә, кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, башта кисәтү ясала, аннан соң 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Әгәр тагын бер тапкыр кагыйдә бозылса, эт хуҗаларының акча янчыгы 5 мең сумга юкарачак.

Теркәлмәгән этләрне ничек ачыклаячаклар соң? Илдар Нугуманов әйтүенчә, беренчедән, аларны ветеринария клиникаларына мөрәҗәгать иткән очракта ачыкларга мөмкинлек туачак. Икенчедән, мондый этләр турында язын һәм көзен ветеринария чараларын уздырган вакытта билгеле булачак. Болардан тыш, кешеләр мөрәҗәгате буенча да эшләргә планлаштыра белгечләр.

Ул әлеге чараларның кешеләрне җаваплылыкка тарту, кайчандыр якын дуслары булган хайваннарны урамга чыгарып атмасын өчен кирәклегенә тагын бер кат басым ясады.

– Әгәр этне урамга чыгарып җибәрәләр яки адаштыралар, ташлап калдыралар икән, ул приютка эләгергә мөмкин. Мондый очракта этнең хуҗасын эзләп табып, аннан приют чыгымнарын һәм башкарылган ветеринария чараларын түләттерә, шулай ук административ җаваплылыкка да тарта алабыз, – диде ул.

Моннан тыш, хайваннарны теркәү югалган очракта аларны хуҗаларына кайтарып бирү өчен дә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор этләр

Көн хәбәре