Газетага язылу

Эчәкләрдә күгәрек китереп чыгарамы, әллә холестеринны төшерәме? – Белгеч аңлатмасы

Солы боткасы, атнасына ике тапкыр гына ашаучыларда да, «начар» холестеринны төшерүгә ярдәм итә. Бу хакта «Российская газета» Daily Mail мәгълүматларына таянып яза.

Солы боткасын (бета-глюкан дигән  бик файдалы клетчаткадан тора) даими куллануның холестеринны киметүе элек тә мәгълүм булган. Әмма хәзер медиклар ботка файдасының организмга моңа кадәр күздә тотылганнан тизрәк барып җитүе турында фикергә килгән.

Германиянең Бонн университеты галимнәре бу җәһәттән тикшеренү үткәргән. Экспериментта катнашучыларның организмында, ике көн солы боткасы нигезендәге түбән калорияле диетада утырганнан соң, зарарлы холестерин күләменең ун процентка төшүе ачыкланган.

Белгечләр  кыска вакытлы мондый диетадан соң алты атна буе холестеринның күтәрелмәвен билгеләгән.

Аларның аңлатуынча, бета-глюкан эчәкләрдә гель сыман матдәгә әйләнеп. холестеринны «эләктерә» һәм аның канга сеңүенә комачаулый.

«Билгеле бер вакыт аралыкларыннан соң солы боткасы нигезендәге кыска вакытлы диета саклау холестеринны нормала тотуның гади генә ысулына әйләнергә мөмкин», – дигән фикергә килгән чит ил табиблары.

Сүз уңаеннан, экспериментта катнашучыларга ботканы өстәмәләр – бераз гына яшелчә һәм җиләк-җимеш белән ашарга рөхсәт иткәннәр.

Табиб-диетолог Лиза Афинская да, фәнни тикшеренүләр нигезендә, солы боткасының ашкайнату системасын сәламәт тотуга ярдәм итүен билгеләп үткән. Ул шулай ук, янәсе, солы боткасының гормональ тайпылышларга һәм эчәкләрдә күгәрек пәйда булуга китерүен кире каккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре