Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Эчең пошса, су һәм тоз кирәк

Һава торышындагы кискен үзгәрешләр, күңелсез хәлләр күпмедер дәрәҗәдә кәеф төшүгә һәм эч пошуга, стресс кичерүгә сәбәп була. Андый вакытта тынычландыргыч даруларга, табибларга мөрәҗәгать иткәнче, эшне гап-гади нәрсәләрдән башларга кирәк.

Эчең пошса, су һәм тоз кирәк

Су эч!

Стресс вакытында бик күп адреналин бүленеп чыга. Аның нәтиҗәсендә кешенең бөерләре зур зыян күрә. Ә адреналинны организмнан чыгару өчен, беренче чиратта 50–60 градуслы су эчәргә киңәш ителә. Аның ярдәмендә без бөерләрне «бушатабыз». Әмма бер утыруда биш стакан эчәргә кирәк түгел. Бөерләргә авырга килмәсен өчен, аны аз-азлап кына эчәргә киңәш ителә. Нәкъ менә кайнар су эчүнең сере бик гади. Стресс кичергәндә, бөерләр адреналин тәэсиреннән тыш, үзенең башка функцияләрен дә башкара. Ә җылы су эчү бөер суны җылыту белән дә мәшгуль булып, энергия сарыф итмәсен өчен кирәк. Борчылганда томау, баш авырту, аллергия дә калкып чыкса, кайнаррак су эчәргә кирәк. Күләменә килгәндә, көненә ике литр чамасы эчәргә була.

 

Сула!

Кинәт кенә кыен хәлдә калганда, борчылганда кеше сулаудан туктый. Мондый вакытта үзегезнең сулышыгызны күзәтегез. Шуңа күрә әгәр паника яки хәвефләнү сизәсез икән: «Мин сулыйм» яки «Мин хәзер сулыйммы әллә юкмы?» – дип, үзегезне тикшереп карагыз. Әлбәттә, сулыш күнегүләре дә ясарга була, тик кинәт кенә туган хәлләрдә күнегүләр хакында уйлап торасыңмыни! Шуңа күрә килеп туган стресс сездә гомерлеккә «эз»ен калдырмасын, дисәгез, сулагыз.

Тоз кирәк!

Тозлы ванна керү шулай ук стресстан котылырга ярдәм итә. Гадәти аш тозы, кибетләрдә сатыла торган махсус тозлар яки сәламәтлек өчен аеруча файдалы дип саналган Эпсом тозы салып, ванна керәсезме – барысы да файдага булачак. Кәеф кырылганда гына түгел, арыганда, энергиягез беткәнне сизгәндә 37 градуслы суда 1–2 кг Эпсом инглиз тозын эретеп, шунда 15–25 минут ятып торсагыз, җиңеллек һәм рәхәтлек тоярсыз. Әгәр ваннада яту мөмкинлеге булмаса, тәнгә тозны сылап коенып алсагыз да файдасын сизәрсез. Шулай ук 2 л суга 200 г әлеге тозны салып, аягыгызны 15–20 минут тыгып утыру да шифа бирер. Мондый ванналар эмоциональ һәм физик арыганлык вакытында, стресс, сәгать пояслары алышынганда, ярсыганда һәм хәлсезлек кичергәндә ярдәм итәчәк.

 

Әлеге ысулларны даими куллану тынычландыра, хәлне яхшырта, кәефне күтәрә. Кайчак дәвачы, табиб һәм психологларга йөгергәнче, әлеге гап-гади кагыйдәләрне куллану да ярдәм итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре