Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешене исертә торган һәрнәрсә хәрамдыр», – дигән. Берәүләр хәмер эчемлекне тормыш мәшәкатеннән онытылып торырга, кәефне күтәрергә дип «тотып куйса», кайсылары саулыкны ныгытыр өчен дә куллана. Ислам дине «шайтан суы»на карата нинди фикердә? Хәмер белән сату, аны бүләккә бирү гөнаһ саналамы? Кемнәр хәмергә тизрәк бирешә?
Кызыксындырган сорауларга Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ җавап бирде.
– Пәйгамбәребез чорында эчкечелек булганмы? Бу күренеш хакында динебез ни ди?
– Хәмер күп кенә кешеләрне харап иткән нәрсә. Әлбәттә, ислам дине моны катгый рәвештә тыя. Җаһилият, ягъни наданлык заманында хәмер эчү белән бик мавыкканнар. Ислам дине килгәнче эчкечелек күренеше булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу күренешкә бик тискәре карый. Аның сәхәбәләренең берсе хәтта шушы афәт бетүен сорап догалар кыла торган була.
Ислам дине көчәя башлагач, шундый аять иңдерелә: «Хәмердә һәм отышлы уеннарда зарары да, файдасы да бар. Ләкин зарары күбрәк». Бу сүзләрдән соң да хәмер тулысынча тыелмый әле. «Хәмер кулланган кыяфәттә намазга басмагыз» диелгән аять барлыгы да билгеле. Хәмернең куркыныч афәт булуы турында Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Әгәр дә минем өммәтемнән бер кеше исерткеч эчемлек кулланса, аның кырык көн намазы кабул булмый». Мондый кеше олы гөнаһ әһеле була. Медицина белгечләре, галимнәр кешенең организмында ризыгы, эчемлеге 40 көн дәвамында канда калуын билгеләп үтә.
– Кайберәүләр, стрессны киметү өчен, берне тотып куярга ярата. Янәсе, сәламәтлек өчен файдалы. Чир дәвасын хәмердән эзләргә кирәкмидер инде ул...
– Әлбәттә, күпләр үзенең психологик тотрыксыз халәтен хәмер белән дә, әфьюн белән дә, отышлы уеннар, зина белән дә басарга мөмкин. Кайсылары йогага йөри, психотерапевтка бара. Ә кемнәрдер намаз, дога кыла.
Дөньяви белгечләр әйтүенчә, хәмерне сәламәтлек өчен аз гына кулланган кеше дә потенциаль алкоголик санала. Аз куллансаң да дөрес түгел, димәк. Коръәндә дә Аллаһы Тәгалә юкка гына файдасына караганда зарары күбрәк, димәс иде.
– Хәмер белән сату итү, тарату, бүләккә бирү дә гөнаһ саналадыр?
– Хәмер сатсаң, керем күбрәк, диючеләр бар. Әмма шуны аңларга кирәк: хәмерне сатучы, таратучы, алучы, илтеп тапшыручы, кулланучы – болар Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар була.
– Эчмәгән очракта, өйдә хәмер саклау рөхсәт ителәме?
– Әйтик, укол кадау, тәрәзә юу, өй җыештыру ише эшләр өчен сакларга була. Сүз чиста спирт турында бара. Әмма шәраб ише эчемлекләрне саклау дөрес булмас.
– Намаз да укый, уразасын да тота, Хаҗга да барып кайткан, әмма шул ук вакытта хәмерен ташламаган, эчә торган кешеләр турында ни әйтерсез?
– Андый кешенең иманы әле нык түгел. Бу кеше болай эшләрдән туктарга тиеш. Аллаһы Тәгалә болай кылануын икейөзлелек итеп санарга мөмкин. Хәдистә дә: «Хәмер – барлык хәрам гамәлләрнең анасы» – дип кисәтелә. Чөнки кеше эчсә, зинага да басарга, кешене үтерергә, бозык гамәлләр кылырга да күп сорамый.
– Кемнәр хәмер белән тизрәк һәм ешрак дуслаша?
– Эчендә таяну ноктасы булмаган, иманы зәгыйфь кешеләр. Хәзер кешеләрнең, психологик яктан караганда да, җаннары бик яралы. Без кешеләрнең эчке халәте белән бик кызыксынып та тормыйбыз. Тирә-юньдә юаныч таба алмагач, кеше шешәгә тотына да инде. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булсак иде! Рухи ярдәмгә мохтаҗ булучыларга йомшак күңелебезне кызганмыйк.
– Ир-ат эчүе – бер хәл. Балалар, гүзәл затларның эчүгә сабышуы бөтенләй фаҗига бит...
– Әлбәттә, бу – бик начар күренеш. Хатын-кыз – бала тәрбияләүче, үрнәк күрсәтүче. Мондый анадан нинди үрнәк? Хәмер беркайчан да яхшыга илтми. Меңләгән кешенең башына җиткән бәла ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез