Эчке эшләр министрлыгында “Арсенал” операциясенә йомгак ясадылар

Татарстанда 17сеннән 21 февральгә кадәр “Арсенал” оператив-профилактика чарасы уздырылган. Максаты – утлы коралның, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмаларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачыклау.

Шушы чор эчендә полиция хезмәткәрләре шундый 34 очракны билгеләгән. 21 берәмлек утлы корал, шул исәптән 6 винтовка, 1 пистолет-пулемет, 4 кулдан ясалган корал, кыска көпшәле 1 ау мылтыгы, 9 ау мылтыгы, 2583 патрон һәм 6098 грамм дары законсыз әйләнештән алынган.

Мисалга, Яшел Үзән районында 1961 елда туган ир-атта кулдан ясалган пистолет табып алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре