Казанның “Эфир” телекомпаниясендә иң тәҗрибәле операторларның берсе Владимир Ладушкин 70 яшендә вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Владимир Ладушкин 1954 елның 21 ноябрендә туган. 23 ел гомерен массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүгә багышлаган. Телеоператор буларак, карьерасын Сахалин өлкәсендә башлап җибәргән. 2000 елда “Эфир” телекомпаниясенә эшкә килгән.
Ул дистәләрчә яшь телеоператорның остазы булган. Яшь журналистлар да күп нәрсәгә аннан өйрәнгән. Владимир Ладушкин белән бергә карьерасын башлап җибәрүчеләр хәзер Мәскәу, Санкт-Петербург телеканаллары һәм киностудияләрендә эшли.
“Чын мәгънәсендә профессионал, иске мәктәп вәкиле. Инде Советлар Союзы чорында ук Казанның иң популяр фотосалоннарында фотограф булып эшләгән. Володя үзенең эше турында һәрвакыт зур канәгатьлек хисе белән сөйли иде, чөнки үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә иде. Безнең коллега башкалар арасында һәрвакыт аерылып торды”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә “Эфир” телекомпаниясенең яңалыклар хезмәте генераль директоры Дмитрий Аверкиев.
Ладушкенсиягә чыккач та телекомпаниядә эшләвен дәвам иткән. 2022 елның апрелендә генә лаеклы ялга киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез