Быел Россия югары уку йортларына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре былтыргысыннан яхшырак. Кайбер вузлар бюджет урыннарына кабул итүне вакытында яба алган, гомумән, абитуриентларны сайлап алу сыйфаты да яхшы якка үзгәргән. Нинди белгечләрне әзерләячәкләр? Илнең Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта хисап тотты.
Мәгълүм булганча, вузга керүчеләр өчен Россиядә 621 меңнән артык бюджет урыны әзерләнгән. Бу – 2023 ел белән чагыштырганда 5 меңгә диярлек кимрәк сан. Абитуриентлардан килгән гаризалар саны – 974 мең.
2024 елда бюджет урыннары саны буенча өстенлекле юнәлешләр исемлегенә түбәндәгеләр керде:
«Мәгариф һәм педагогика фәннәре» – 75 мең урын;
«Информатика һәм исәпләү техникасы» – 48,5 мең урын;
«Клиник медицина» – 30 меңгә якын урын;
«Авыл, урман, балык хуҗалыгы» – 27 мең урын;
«Машина төзелеше» – 21,5 мең урын.
Мәгариф һәм фән министрлыгында билгеләп үтүләренчә, быел бюджет урыннарының иң зур үсеше инженерлар әзерләү программалары буенча гамәлгә ашырылачак. Әлеге юнәлештә бюджет урыннары 2,3 меңгә артыграк. Югары уку йортларына керү өчен кирәкле документларның төп нөсхәләрен вакытында тапшырып, вузлардагы конкурсны узган чыгарылыш сыйныф укучылары 9 августтан да соңга калмыйча белем йортларына кабул ителде. Университетларга коммерция нигезендә 20 августка кадәр керергә мөмкин әле.
Быел тарихи белгечлекләргә бюджет урыннары күбрәк бүленеп бирелгән (6197 урын). Гомумән, министрлык белгечләре искәртеп үткәнчә, бу юнәлештә бюджет урыннары ел саен арта. Моның белән беррәттән имтихандагы баллар да үсә. Сүз уңаеннан, тарихчылар әзерләү белән илнең 142 университеты һәм аларның филиалларында шөгыльләнәләр.
Вуз белгечләре кичәге мәктәп балаларының IT юнәлешкә кызыксынулары зур булуын әйтә. Әйтик, компьютер технологияләре, робототехника, мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешләре.
САН
* Казан федераль университеты бюджет урыннарының саны буенча Россия югары уку йортлары бишлегенә кергән. Гомумән алганда, яңа уку елына Россия югары уку йортларында 620 меңнән артык бюджет урыны каралган.
* Төбәкләрдәге вузларга бюджет урыннарының 70 проценты туры килә.
* Татарстан вузларында быел барлыгы 22021 бюджет урыны бар. Чагыштыру өчен: 2022 елда – 21700 урын, 2023 елда – 21102 урын.
* 2024 елда югары уку йортларында максатчан бюджет урыннары саны 145,4 мең тәшкил итте. Бу узган елга караганда 3800 урынга күбрәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез