Егылганны көтмәскә. Диспансеризация вакытында 163 мең кешедә чир барлыгы ачыкланган

Узган ел Татарстанда диспансеризация вакытында 163 мең кешедә теге яки бу чир барлыгы ачыкланган. 2023 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр күбрәк бу. Беренче тапкыр ачыкланган чирләрнең күпчелеген йөрәк-кан тамырлары авырулары (44 мең), яман шеш (2610) тәшкил итә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, былтыр диспансеризация узган һәр ун кешенең берсенә теге яки бу чир куркынычы янавы ачыкланган.

– Бер ел эчендә республикада яман шешне башлангыч чорда ачыклау күрсәткече дә артты. Алдагы ел белән чагыштырганда 328 очракка күбрәк ул, – дип сөйләде министр узган елгы эш йомгакларына багышланган утырышта.

Министрлыкның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов сүзләренә караганда, бүген республикада яман шешнең барлык төрләре арасында тире, эчәклек, сөт бизләренә бәйле булганнары аеруча еш очрый. Шуларның яртысы диспансеризация вакытында ачыклана.

– Диспансеризация кысасында каралган скрининг технологияләре ярдәмендә сөт бизләре, аналык муентыгы, мәни бизе, эчәклек яман шешен 1–2 стадиядә чакта ук ачыкларга мөмкин, – ди баш онколог. – Яман чир вакытында сызлау, авырту кебек билгеләр чир инде яхшы ук азганда гына сизелә башлый. Диспансеризация эшне шуңа җиткермәс өчен кирәк тә инде.

Аны җиренә җиткереп үткәрсәләр ярый да. Яшерен-батырын түгел: әлеге профилактик тикшеренүне кәгазьдә генә уздыручы дәвалау оешмалары да юк түгел. Әгерҗе, Баулы, Мөслим, Чистай, Сарман үзәк район хастаханәләрендә мондый очраклар аеруча күп теркәлгән.

Билгеле булганча, узган ел диспансеризация барышында халыкның репродуктив сәламәтлеген дә тикшерә башладылар. Әлеге пилот проект барышында табиблар барлыгы 56 кешене тикшергән. Һәр алтысының берсендә теге яки бу тайпылыш барлыгы ачыкланган. Шул рәвешле проект үзенең нәтиҗәлелеген раслаган. Шуңа күрә быелдан башлап аны бөтен республика күләмендә гамәлгә кертмәкчеләр.

КФУ Университет клиникасының акушер-гинекологы Резедә Шәрипова моны бик дөрес һәм урынлы үзгәреш дип саный.

– Бу яңалык халыкның репродуктив сәламәтлегенә уңай йогынты ясар дип өметләнәм. Диспансеризациядә моңа кадәр булганнарыннан тыш, хәзер хатын-кызлар өчен күкрәк бизләренә УЗИ, аналык муентыгын тикшерү, җенси юл белән күчә торган инфекцияләргә тикшерү кебек яңа юнәлешләр дә өстәделәр бит. Ир-атларның репродуктив саулыгына да игътибар артты. Алар спермограмма, җенес әгзъаларына УЗИ уза. Һәр икесенә С гепатитына тикшеренү узу да мәҗбүри. Моңа кадәр исә әлеге тикшеренүләрне, стандарт рәвештә табибка күренгәннән соң, тар белгечкә юллама алган очракта гына узып була иде. Бу яңалык сәламәтлектәге үзгәрешләрне вакытында ачыклап, күп кенә чирләрне башлангыч чорда ук дәваларга мөмкинлек бирәчәк, – дип саный табиб.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре