Татарстанда табигатьне саклау проектларның берсе Идел-Кама тыюлыгына җибәрелгән лачын-балобаннар. Бүген аларның саны 24 кә җиткән. Бу хакта Татар-информда узган очрашуда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева сөйләде.
– Быел шул лачын-балобаннардан ике кошчык туды. Инде зурлары да Татарстан экологиясенә җайлаштылар. Яңа туган кошларга исем дә бирдек. Кыз кош– Алга, малаена Тимер дигән кушамат тагылды, – диде ул.
Әлеге лачын-балобаннарга күзәтү астында. Аларның кая очканнарын да карап торалар икән. 3 ел эчендә табигатькә 24 кош җибәрелсә, 2026 елда тагын да зуррак планнар –яңадан 20 кошчык җибәрмәкчеләр.
Тагын бер проект – сулыкларын чистарту. Ул «Ирекле ток» дип атала. Шушы проект ярдәме белән 2023 елдан бирле Казансуны чистарталар.
– Бүгенгә сулыкның 67 проценты яхшырды. Елганың көче, агымы артты, – ди урынбасар.
Татарстандагы Рус географиясе җәмгыяте җитәкчесе Дмитрий Шиллер әйтүенчә, 3 ел эчендә Казансудан 800 капчык чүп чыгарылган.
Үрчетү, чистарту янында, утырту да бар. СИБУР оешмасы ярдәме белән бу шимбәдә Арча районында 8 мең данә имән һәм чыршы утыртачаклар.
– Әлеге проект җирне пычратучы матдәләрдән саклаячак. Шул рәвешле, ул эрозия процессларын булдырмый калачак, – ди Ольга Манидичева. Министрлык тарафыннан төрле бәйгеләргә дә игътибар зур. 1 октябрьдән «Кар барсы» дигән рәсем ясау бәйгесе башланган. Ул мәктәп укучылары арасында үткәрелә. 23 көнне җиңүчеләрне дә билгеләмәкчеләр. Төп бүләк –Алтайга юллама.
Сүз уңаеннан, әлеге эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән тормышка ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез