Быел Казанда ике зур хастаханә (шәһәрнең Совет һәм Идел буе районнарында), Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе һәм Мәүлетов урамында 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеге төзеләчәк. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Филатов сөйләде, дип яза шәһәр администрациясе матбугат хезмәте.
20 нче шәһәр хастаханәсенең филиалы Совет районында «Весна» торак комплексында «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча төзелә. Медицина оешмасы 25 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтергә тиеш була.
Бинаның гомуми мәйданы 7 мең квадрат метрдан зуррак. Монда хатын-кызлар консультациясе, травматология пункты, амбулатория-онкология ярдәме үзәге һәм тернәкләндерү үзәге булачак. Хастаханә филиалы компьютер томографы, рентген аппараты, флюорограф, маммограф һәм башка төр медицина җиһазлары (шул исәптән нейрофизиологик тикшеренүләр уздыру өчен) алачак.
«Беренчел звено модернизациясе» федераль программасы буенча Идел буе районында «Волжские просторы» торак комплексында 11 нче балалар шәһәр хастаханәсе филиалы төзелә. Ул «Волжские просторы», «Кояшлы шәһәр», «Урман шәһәрчеге» һәм «Ферма-2», шулай ук яңа төзелеп килә торган торак комплексларында яшәүче 15 мең балага хезмәт күрсәтәчәк.
Бинаның мәйданы якынча 3,5 мең квадрат метр. Рентген аппараты, ЭКГ, УЗИ аппаратлары, нейрофизиологик тикшеренүләр уздыру өчен аппаратлар сатып алу планлаштырылган.
Мәүлетов урамында 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсендә 4 мең квадрат метрдан артык мәйданда кабул итү-диагностика бүлеге төзелә. Хәзерге бүлек нибары 150 квадрат метр мәйданда урнашкан. Аны 2026 елда кулланылышка тапшыру планлаштырыла.
Бүлектә планлы һәм экстрен ярдәм күрсәтә торган кабул итү зонасы, реанимация, кан тамырлары үзәге, операция һәм диагностика бүлеге була. Бу үзгәрешләр дәваланган пациентлар санын 70 процентка кадәр арттырырга, ярдәмнең яңа төрләрен кертергә һәм өстәмә ашыгыч хирургия ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез