1 августтан Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак. Түләү күләме 3 индивидуаль пенсия баллына үсәчәк. Шулай ук 1 октябрьдән хәрбиләрнең һәм көч структуралары элекке хезмәткәрләренең пенсиясе 4,5 процентка арта. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Аның искәртүенчә, быел 1 гыйнвардан хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структураларының элекке хезмәткәрләренә пенсияләр Россия Президенты кушуы буенча өстәмә индексацияләнгән инде. 2024 елның 1 октябреннән бу пенсияләр бюджетта күздә тотылган процентка арттырылган. Аннан соң, Россия дәүләте башлыгы кушканча, пенсия инфляциянең чынбарлыктагы күләменә өстәмә индексацияләнгән. Гомумән алганда, узган елда пенсия түләве күләме 9,5 процентка үскән.
Бессараб сүзләренә караганда, шуннан соң 2026 елның 1 гыйнварыннан гына пенсия артачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез