Ел азагына кадәр Россия белән Беларусь арасында роумингны бетерергә мөмкиннәр

Ел азагына кадәр Россия белән Беларусь арасында роумингны бетерү эше төгәлләнергә мөмкин. Хәзерге вакытта интернет-трафиктан файдалану мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта “РИА Новости” Союз дәүләтенең дәүләт секретаре Дмитрий Мезенцев сүзләренә таянып яза.

“Бу җәһәттән инде бик күп эшләнеп, җитди нәтиҗәләргә ирешелде. Хәзерге вакытта кулланучылар өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барыла. Ел азагына кадәр роуминг тулысынча бетерелергә мөмкин”, – дигән Мезенцев.
Исегезгә төшерәбез: 1999 елда, ике илне үзара якынайту максатыннан, Россия һәм Беларусь Союз дәүләтенә берләштерелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре