Ел башыннан Татарстанда тычкан бизгәге буларак танылган бөер синдромы белән геморрагик бизгәк йоктыруның 190 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,8 тапкырга һәм күпьеллык уртача дәрәҗәдән 46,6 процентка түбәнрәк. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода белдерүләренчә, Татарстанда даими нигездә бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне профилактикалау буенча чаралар үткәрелә. Бу чаралар авыручылар очраклары саны чираттагы тапкыр арту сәбәпле 2022 ел азагында көчәйтелде. 2024 елның 12 августына 6392,2 гектар ачык территория эшкәртелгән. Эшкәртү көз көне кимерүчеләрнең активлык сезоны тәмамланганчы дәвам итәчәк, дип билгеләде санитар табиблар.
Кимерүчеләрне юк итү һәм авыручылар саны кимүгә карамастан, идарә хезмәткәрләре бөер синдромы белән геморрагик бизгәкне йоктыру куркынычы барлыгын искәртә. Авыруны вируслы продукт һәм суны кулланып, тузан сулап йоктырырга мөмкин. Профилактика өчен дезинфекция белән юып җыештыру үткәрергә, азык-төлекне кимерүчеләр керә алмаслык итеп сакларга һәм ашар алдыннан, участокта эшләгән һәм бәдрәфкә барганнан соң кулларны юарга киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез