Ел башыннан бирле Татарстанда 13 кеше сөрем газыннан агуланган

Ел башыннан бирле Татарстанда 13 кеше сөрем газыннан агуланган. Моннан тыш ике ай эчендә газ белән тәэмин итү объктларында 57 гадәттән тыш хәл очрагы теркәлгән. Шул сәбәпле 38 кеше, шул исәптән 13 бала зыян күргән. “Татар-информ”, Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

“Су җылыткыч газ колонкаларын үзбелдеклеләнеп урнаштыру очраклары даими булып тора Шул сәбәпле газүткәргечкә су эләгүнең алты очрагы теркәлде. Авария хезмәте кыска гына вакыт эчендә мондый хәлләрнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерә, ә “белдеклеләрдән” – түләтелә. Торгызу эшләре бәясе газдан өзеп торылган фатирлар санына һәм башкарыла торган эшләр күләменә бәйле. Уртача ун мең сум чамасы чыга. Максималь түләү – 30 мең сумнан артыграк. Әле тагын газ җиһазына үзбелдеклеләнеп тотынган өчен Торак инспекциясеннән штраф та өстәлә”. – дип билгеләп үтелгән ведомствода.
Фатир стеналарын күчерү дә гадәттән тыш хәл сәбәпләренә әйләнергә мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр кухня белән залны берләштереп, герметик тәрәзәләр урнаштыра, үзбелдеклеләнеп, вентиляция каналы уздыра. Нәтиҗәдә фатирда һава йөрми башлый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре