Ел башыннан республикада чирләп китүчеләргә 12 миллиард сумнан артыграк акча түләнгән

Ел башыннан бирле Россия Социаль фондының республикадагы бүлеге чирләп китүчеләргә 12 миллиард сумнан артыграк акча түләгән. Түләү, рәсми төстә эшкә урнашкан кешеләргә генә, электрон «больничный» нигезендә билгеләнә. Чирләп ятуның беренче өч көне өчен – эш бирүче, калган көннәре өчен – Социаль фонд бүлеге түли. Түләү хезмәткәрнең алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.

Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, Татарстанда түләүләр системасы автомат рәвештә эшли. Һәр көн саен уртача 5262 кешегә акча түләнә. Хезмәткәрнең кереме МРОТ күләменнән (быел Россиядә – 22 440 сум) кимрәк булса,  түләүне шушы суммадан чыгып исәплиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре