Татарстанда ел башыннан приставлар алимент түләмәүчеләрдән 1,1 миллиард сум бурыч түләткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде, дип яза "Татар-информ".
«Безнең сорау алу органнары алты айда 396 җинаять эшен тикшерүне төгәлләде. Җинаять эшләренең күбесе – алимент түләү бурычларын башкармаучылар турындагы эшләр», - дип сөйләде Закиров.
25 майдан Алимент бурычлары булган гражданнар федераль реестры гамәлдә. Ул «Башкарма җитештерү мәгълүматлары банкы» сервисының бер өлеше булып тора. Анда алимент түләү бурычын башкармаучыларның исемнәре кертелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез