Бүләк җыелмалары бер кешегә уртача кереме республикадагы яшәү минимумыннан (15 073 сум) түбәнрәк булган гаиләләргә бала тудыру йортыннан чыкканда бирелә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүләк җыелмаларына беренчел кирәкле әйберләр керә: трансформер-комбинезон, яңа туган балалар өчен кокон-мендәр, киез итек, сырган юрган, махра тукымадан җыелма, балалар подгузниклары, яңа туган балалар өчен җыелма, пеленкалар, кер юу порошогы, берничә төрле сабын, гель-шампунь һәм тән өчен җиңел крем.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан «Гаилә» илкүләм проекты старт алды. Аның төп бурычлары – ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез