Башлана башланды! Иген кырларында комбайн гөрелтесе тынып тормаган, игенчеләр өчен үтә дә кызу һәм җаваплы чорга кердек. Күкрәп үскән ашлыклар амбарларга кайта башлады. Узган еллар белән чагыштырганда, быел күпчелек районнарның игенчеләре кырга иртәрәк чыкты.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, 21 июльгә кырлардан 143 мең тоннага якын иген җыеп алынган. Гектарыннан уртача 47,8 центнер уңыш чыга.
Хәзерге вакытта иң күп уңышны Буа һәм Спас районы игенчеләре суктырган. Буалылар амбарларга 3 мең гектар җирдән 13 мең тонна ашлык кайтарган.
– Урып-җыюга 12 июльдә үк керештек. Иң беренчеләрдән булып хуҗалыклар көзге бодайга чыкты. Шуннан соң язгы бодайга керештеләр. Уңыш яхшы. Көзге бодай гектарыннан 50 центнер тирәсе чыга. Язгы арпа – 42 центнер. Комбайннарыбыз әзер, һава торышы уңай торса, барысы да җай белән барачак, – диде районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов.
Аның фикеренчә, дым җитәрлек булгач, кырларда мул уңышка нигез салынган. Тик соңгы ун көндәге эсселәр үсемлекләргә бераз гына авырлык китергән: язын иртә чәчелгән арпаларның башаклары тулып бетә алмаган.
– Быел урып-җыю якынча ун көнләп тирәсе иртәрәк башланды. Безнең план буенча, бу эшләргә июль ахырында керешергә тиеш идек. Аннан соң елның тагын бер үзенчәлеге: ашлык бөртеге өлгергән, ә саламы кибеп бетмәгән, – диде җитәкче.
Азнакайлылар да урып-җыю эшләренә ике атна тирәсе алданрак тотынган. «Ел бик әйбәт килә!» – дип сөенә игенчеләр.
– Болай ук иртә чыккан еллар бик сирәк, ләкин куркыныч әйбер юк. Игеннәр өлгерде, барысын да вакытында җыеп алырга кирәк. Баштарак яңгырлар яуса да, соңгы көннәрдәге эссе һава торышы игеннәрне тиз киптерде. Хәзерге вакытта «Азнакай» агрофирмасы, хуҗалыклар көзге бодайны суга. Уңдырышлылык төрлечә. Бу сортларына да, явым-төшемгә дә карый. Кайдадыр яңгыр күбрәк, кайдадыр азрак яуды. 56–58 центнер суктырган кырлар да, 35 центнер чыкканнары да бар. Район буенча уртача 51 центнерны тәшкил итә, – диде идарә башлыгы Рамил Исламов.
Азнакай кырларын 22 комбайн иңли.
– Комбайнчылар бар, тик тагын берничә кеше булса, комачау итми, билгеле. Эш күп. Урып-җыю белән бергә терлек азыгы да әзерләнә. Шәхси хуҗалыклар да бу көннәрдә печән чабу, аны алып кайту белән мәш килде, – диде ул.
Арчалылар исә урып-җыюга узган атна ахырында гына керешкән. Идарә башлыгы Ленар Абдуллин әйтүенчә, узган ел да икмәкне нәкъ шушы чорда җыярга тотынган булганнар.
– Берничә хуҗалык көзге бодайга кереште, – диде ул. – Быел мул уңыш өчен һава торышы яхшы килде. Тукай әйтмешли, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды. Игеннәр мул, башаклар тулы булгач, җиргә егылды, шуңа күрә җыеп алу катлаулы булачак. Саламы да күп, комбайннарга эш авыр булыр, дип торабыз. Яңгырлар да яумыйча гына тормас инде ул. Киләсе көннәрдә явым-төшем вәгъдә итәләр. Мондый шартларда элеваторга да эш күп булачак. Урып-җыюга 108 комбайн чыга, бу – бер кыр корабына 520 гектар чамасы мәйдан туры килә дигән сүз. Моны артык күп тә, аз да дип әйтеп булмый. Уртача күрсәткеч. Шуңа күрә игеннәрне әрәм итмичә, вакытында һәм сыйфатлы итеп җыеп алырга кирәк.
Узган ялларда район кырларындагы урып-җыю эшләренең барышы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та танышып чыкты. Ул Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Аксубай һәм Алексеевск районнарында булды.
Аксубай районында гомуми чәчү мәйданы 78,9 мең гектарны тәшкил итә. Монда барлыгы 7879 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 3868 е – сыерлар. Районда 9 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында терлекчелекне үстерергә һәм баш санын арттырырга кирәклегенә игътибар итте.
– Юллар, бигрәк тә авыл җирлегендәгеләр буенча сораулар күп. Быел без финанслауны өстәдек һәм бу эшне дәвам иттерәчәкбез. Якындагы елларда су буенча да финанслауны арттырырга уйлыйбыз, – диде ул.
Алексеевск районында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар белән очрашты, шулай ук җирле аграр көллият студентлары белән сөйләште. Ул яшьләр практика узачак остаханәләр төзүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашу вакытында исә район башлыгы Сергей Демидов урып-җыю эшләре башлануын, уңышның яхшы чыгуын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез