Елак

Адәм баласы олыгайган саен көйсезләнә бара инде ул. Моны үземдә дә сизәм. Күңел дә нечкәрә бара, өзелеп китә күрмәсен тагын дип куркып та куям. Ә беркөнне курку гына түгел, тәмам коелып төштем. Матбугат көнен бәйрәм иткәндә, минем Гран-прига лаек булуымны әйтеп, кулыма машина ачкычы тоттырдылар. Бәйрәмдә ниндидер бүләк тапшырасыларын күңел сизенә иде, тик баш мөхәрриребез Гөлнара Сабирова: «Риман абый, яхшы костюмыңны киеп кил», – диюдән узмады. Дөрес, «Хатыныңны, улыңны, оныгыңны да алып кил!» – дип өстәде үзе. Янәсе, алар да бәйрәм карасын.

Безне, ирләрне, нык, көчле зат диләр. Баксаң, бик җебегән икәнбез. Бәйрәмдә исем-фамилиямне атагач, башта урынымнан торып баса алмый алҗыдым, аннан елыйсы килә башлады, аяклар тыңламас булды. Машина ачкычы тапшырырга мине көтеп торган Ләйлә Фазлыева янына көчкә барып җиттем. Югыйсә нибары биш-алты адым ара бит. Хөкүмәт Рәисе урынбасарының сөйкемле йөзен күргәч, бераз тынычлангандай булдым үзе. Аннан соң хатын-кыз алдында махы бирәсе дә килми бит. Шулай да авызымны ачып, аңа бер җүнле сүз дә әйтә алмадым, тамакка төер утырган иде.

Инде менә бәйрәм узганга бер атна, ә елыйсы килү һаман бетми. Кешенең кайгыдан да, шатлыктан да бер үк дәрәҗәдә стресс кичерүе турында укыганым бар. Кеше шатлыктан авыруга сабышырга, хәтта үләргә дә мөмкин икән, дип сөйләнгәннәре дә хәтердә. Мондый сүзләргә ышанмый идем мин. Шатлыктан кем үлсен ди инде, җүләр! Интернетны ачып караган идем, шикләнерлек әйберләр бар икән шул. Кайгырганда да, шатланганда да эчке секреция бизләре гормоннар эшләп чыгара башлый. Гормоннар – организмдагы бөтен процесслар белән идарә итүче биологик актив матдәләр инде ул. Ә аларның нинди күләмдә эшләп чыгарылуы кайгы яки шатлыкның ни дәрәҗәдә булуына  бәйле. Менә шунысы бераз куркыта да инде. Үзегез беләсез, кирәгеннән артык һәр нәрсә кеше өчен зыянлы. Артык ашасаң, артык йокласаң, артык тәмәке тартсаң, артык эчсәң, хатын-кызлар белән артык чуалсаң (хатын-кыз исә ирләр белән) – берсе дә җүнлегә илтми. Кайчак чама хисен онытып җибәрәбез шул, җәмәгать. Менә мин дә, артык шатланганга күрә, һаман да кеше рәтенә кереп җитә алмый азапланам. Табиблар хисләреңне йөгәнли белергә кирәк диләр дә бит, ә ничек итеп?

Бу сорауга төгәл генә җавап таба алмадым әле. Ә менә стрессның, ягъни киеренке халәтнең аяныч нәтиҗәләргә китерүенә дәлилләр шактый. Әлеге халәттән котыла алмый тилмергәннәрнең 43 проценты үләргә мөмкин, дип тә язганнар.

Үзем дә җүнләп белмәгән нәрсәне сөйләп, кеше куркытасым килми. Ә менә күбрәк елмайган, аралашырга яраткан кешеләрнең озаграк яшәүләрен беләм. Шуңа күрә һәркем белән ачылып китеп сөйләшергә, юктан да юаныч, бер күңеллелек табарга тырышам.

Бәйрәмдә шатлыктан елаганымны әйткәч, дусларның кайберләре: «Күңел тынычлансын өчен, бераз салып куярга иде», – диделәр. Мин аларга: «Табиблар, тынычланыр өчен, ирләргә берәр җиргә качып еларга куша бит. Мин кеше күз алдыннан китә алмый идем шул», – дидем. Елау кимчелек тә, гаеп тә түгел инде ул. Берәр акыллы сүз әйтеп, язмамны төгәллим дип торганда, каләмдәшем, заманында «ВТ»да бергә эшләгән Лилия Нурмөхәммәтова шалтыратты. Мине олы бүләк алуым белән котлавы икән. «Син – иң лаек кеше», – дигән иде, тагын елыйсым килеп китте. Бәйрәм барганда «балавыз сыгуымны» әйттем. Ә Лилия нәрсә диде? «Ела, Риман абый, ела, иҗат кешесе еламаса, бернәрсә дә яза алмый ул. Йөзең буйлап шатлык күз яшьләре генә аксын!» – диде. Күңелгә рәхәт булып китте. Рәхмәт инде, сеңлем.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре