Монысы тыныч һәм тыңлаучан, тегесе көйсез... Нарат-Елга авылында яшәүче Разит Минһаҗев еланнарының холкын кыскача гына әнә шулай тасвирлап бирде. Авыл йортында мондый җан иясен күреп ияләнмәгәч, башта аптырап ук калдык.
Фотосурәттән башланган «дуслык»
Разит Минһаҗев – шәрык биюләрен башкаручы. Төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый, Казан шәһәр филармониясе, «Казан» ансамбле белән хезмәттәшлек итә.
– Биюне балалар бакчасында концерт куйганда ук үз итә идем. Бераздан әни белән шушы авылга күчендек. Анда туган апабыз мәдәният йортында эшли. Ул бәйрәм саен сәхнәгә чыгара башлады. 9 нчы сыйныфтан соң Казанның театр училищесында актерлык осталыгына укыдым. Ләкин барыбер үземнең бию юлыннан китәсемне белдем. Мин классик балетны да, халык биюләрен дә үз итәм, ләкин күңелемә барыннан да бигрәк шәрык биюләре якын, – ди Разит.
Ә елан белән бию тарихы бер фотосурәттән башланган.
– Еланны кулыма мәңге алмам кебек иде. Бер чыгыштан соң хезмәттәшем елан белән килде. Мин шәрык костюмыннан идем, аны тотып, фотога төштем. Ул сурәтне социаль челтәрләрдә күреп алдылар да елан белән биюемне сорый башладылар. Кызыксынып китеп, алар турында мәгълүмат тупларга, елан белән биергә өйрәнергә туры килде, – дип елмая егет.
Башта Разит еланны арендага алып тора. Ләкин кыйммәткә төшә башлагач, үзенә сатып алырга була. Шулай итеп, Минһаҗевларның Казандагы фатирында Раджа исемле елан яши башлый. Шуннан соң буар елан, көрән питон кебек еланнар белән дә «дуслашырга», холыкларын өйрәнергә туры килгән героебызга.
«Тамагы тук елан ялкаулана»
Хәзерге вакытта гап-гади бер авылда, гап-гади бер йортта тыныч кына яшәп яткан Пенка кушаматлы сары питонның авырлыгы – 40 килога, озынлыгы 3 метрга җиткән. Хуҗасы аны моннан 5 ел элек 25 мең сумга Башкортстаннан кайтарткан булган.
– Һәр еланның – үз холкы. Беренчесен питомниктан алдым. Ишекне ачуга, кинәт килеп чыгып, кешегә сикерә торган гадәте бар иде. Аны да өйрәтергә туры килде. Бик тугры иде үзе. Монысы исә һәркем янына бара, тик кешенең кинәт тотып алганын яки муенына элеп куйганын яратмый. Чит кешегә биреп торуымны да өнәми. Соңыннан, үч итеп, биегәндә я катырак кысып куя, я тешләп ала. Бу еланның авырганы юк. Ә менә кара питон белән ветеринарларга еш йөрергә туры килде. Анысы көйсез дә, ташланырга да мөмкин иде. Монысы кечкенәдән кешеләр янында, алар тәрбиясендә булганга күрә, куркыныч түгел. Шулай да барыбер сак булырга, елан икәнен онытмаска кирәк. Ач булса, кешегә ташланырга, чагарга мөмкин. Иң кызыгы – аның белән ач килеш эшләргә җиңелрәк. Тамагы тук елан ялкаулана, игътибарын башкага юнәтә, – ди Разит.
Биюче әйтүенчә, Пенка айга бер тапкыр куян ашый. Аларны исә хуҗалыкта үзләре үстерәләр. Башка вакытта су эчеп тора. Концертлардан соң ванна керергә ярата икән. Бигрәк тә хуш исле күбекләр салынганны үз итә, ди. Үсә барган саен тиресен сала торган тәртибе бар. Тиресе хәтта күзеннән, борын тишегеннән чыга, ди. Елан махсус читлек – террариумда яши.
Разит Минһаҗев сөйләвенчә, елан белән биюнең 5 минуты 10 мең сумнан башлана. Фотосессия ясарга, башка төрле фантазияләрен тормышка ашырырга теләгән кунакларга өстәмә акча чыгарып салырга туры киләчәк.
– Чыгышыма карата төрле фикерләр ишетергә туры килә. Хатын-кызлар күбрәк сокланып карый, ирләр исә сагая. Эшем читтән карап торганда җиңел кебек тоелса да, чынлыкта бик катлаулы. Мин чыгыш ясый башлаган елларда халык шәрык сериалларын бик яратып карый иде. Шуңа күрә ул вакытларда шәрык костюмында елан тотып басып тору да җитә, халык сокланып, шаккатып тамаша кыла иде. Ә хәзер халыкны гаҗәпләндерү бик авыр. Алар инде күпне күргән, гел яңалык кирәк. Үзләре күпне тели, ләкин акча гына кызганалар. Хәзер бит балаларны да кызыксындырып булмый. Без балачакта, берәр йортка шундый-шундый артист кайткан икән, дисәләр, ул йортның капка төбеннән китми торган идек. Хәзер үзебезгә дә кайта артистлар, тик ник бер бала килеп күрсен? – ди Разит.
«Өйдән чыгып китеп булмый бит инде...»
Разит авылда әнисе, бертуган сеңлесе белән яши. Күп итеп терлекләр, шул исәптән сыерлар да тоталар.
– Казанга абый янына кунакка килгәч, еланнан бик курка идем. Авылга кайтып яши башлагач, ияләштек инде. Пенка биш ел бездә бит инде ул, гаилә әгъзасы кебек булып бетте, – ди сеңлесе Фәнзилә.
Әнисе Фәридә апага да йорттагы бу җан иясенә ияләшергә туры килә.
– Малай елан алып кайтты дип, өйдән чыгып китеп булмый бит инде, ияләшергә туры килде, – дип көлә ул. – Бервакыт балалар Свердловскига китте. Раджа исемле еланның астын алыштырып, юындырырга кирәк булып чыкты. Анысы әле усалрак, ташлана торган да иде. Фәнзилә дә, мин дә куркабыз. Күрше йортта яшәүче туганнарыбызны чакырып, көч-хәл белән бергәләп башкарып чыктык бу эшне.
Менә шулай, тормыш булгач, төрле хәлләр була. Эт һәм песигә генә түгел, кирәк булса, бер йортта елан белән яшәүгә дә күнегәсең.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез