Йорт хайваннары өчен ризык базары уздырган тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Алар биргән мәгълүматлар буенча, Россия гаиләләренең 85 проценты эт яки песи тота, һәм аларның 63 процентында дүрт аяклы дуслар икәү яки аннан да күбрәк. Гаиләләрнең 39 проценты исә эт яки песи генә асрый.
Казанда яшәүче Галимә һәм Илдар Әпсәләмовларның да Аппак исемле якын дуслары бар.
– Яшь чагында балалар эт яки песи алыйк дип аптырата иде. Үзләрен дә, исләрен дә, тәртипләрен дә яратмадым, шуңа күрә гел каршы килдем, – ди хуҗабикә. – Балалар үсте: бер кызыбыз аерым яши, икенчесе Төркиягә укырга китте. Ирем белән икәү генә калгач, беркөнне үземнең песи аласы килә башлады бит. Шулай итеп, гаиләбездә ап-ак, йомшак, күпереп торган йонлы Аппак барлыкка килде. Һәм дөньям бөтенләй башка төсмер алды. Яшь чакта песиләрне бөтенләй күралмасам, өлкәнәя төшкәч, үлеп ярата башладым. Кунакка барсам да, шулкадәрле сагынып кайтам үзен. Бу мәхәббәтне хәтта тәрәзә пәрдәләрен, обой, диван яннарын тырнап бетерүе дә баса алмый. Ул бик назлы, сизгер песи, чын гаилә әгъзасы шикелле якын.
Йорт хайваннарына ризык әзерли торган бер оешманың клиентлар белән эшләү буенча директоры Анастасия Сидорина әйтүенчә, россиялеләрнең өчтән бере хайваннарны стресстан котылу чарасы итеп күрә икән. Бигрәк тә 24 яшькә кадәрге яшьләр өчен актуаль, ди. Тик йорт хайваннары тотучылар арасында балалы гаиләләр дә күп.
Аня һәм Андрей Купцовларның гаиләләрендә Лексус кушаматлы песи 2007 елда пәйда булган. Бер ел элек Лео кушаматлы эт алып кайтканнар.
– Песиебез затлы, токымлы. Ул чагында улыбыз Кириллга 5 яшь иде. Аның өчен дип алдык, һәм чыннан да алар арасында бик көчле бәйләнеш бар. Лексус аны гына ярата, аны гына тыңлый. Һәм аның бер үзенчәлеге бар: авырткан урынга ята. Кириллның еш кына тамагы авырта, йөткерә һәм песи гел аның күкрәгенә сузылып ята. Ә Леоны без узган ел алдык. Немец шпицы. Ирем күптәннән эт алырга тели иде. Беркөнне улым белән кечкенә көчекне күрдек тә, шунда ук бик яраттык, – ди Аня.
Аның сүзләренчә, эт белән песи бик нык аерыла. Этләр хислерәк, хуҗаларына бик тугрылыклы, ди.
– Баштагы ике айда эт белән песигә бер фатирда яшәү авыр булды. Бигрәк тә песиебез усал иде. Ләкин алар акрынлап дуслаштылар. Шунысын әйтәсе килә: күршеләребезгә авырлык китергәнебез юк. Эт өйдә өрми, тыныч. Песинең дә күп вакыты йоклап уза. Икесе дә тәртипле, тышка да билгеле бер вакытта гына чыгалар. Эт йорт ризыгын ашаса, песи бары тик махсус ризык белән генә туклана. Аена якынча 1–1,5 мең сум тотыла. Күршеләр шулай ук эт тота, шуңа күрә сүз әйтүче юк, – диде Аня Купцова.
Ветеринар табиб-эпизоотолог Максим Шкатов сүзләренчә, 15–20 ел элек белән чагыштырганда, кешеләр үзләре ияләштергән, тәрбияләгән хайваннарга мөнәсәбәтләрен үзгәрткән.
– Сәламәтлегенә, профилактика чараларына да бик игътибарлы була башладылар. Моны аларга сыйфатлы азык сатып алудан да чыгып әйтеп була. Кайвакыт хәтта артыграк борчылалар кебек тә тоелып китә, ләкин аларны да аңлап була. Чөнки кайбер авырулар бернинди билгеләрсез азып китәргә мөмкин, – ди белгеч.
Ә менә ветеринар Илдус Хатыйпов, эт һәм песи асраучылар артса да, 33,3 процентка күбәйгән, дигән фикер дөреслеккә туры килеп бетмәскә мөмкин, дип саный.
– Саннар кискен артып китү бәлки этләрне учетка алуга бәйледер. Әйтик, узган ел без Яшел Үзән районында 2100 этне теркәгән идек, быел 1600 ны гына учетка бастырдык. Шулай да күзәтүләремнән чыгып әйткәндә, эт һәм песи асраучылар арта. Аңлашыла инде, пенсионерлар өчен песиләр гаилә әгъзасы кебек, – ди Илдус Хатыйпов. – Икътисадый хәле авырлашкан саен, кешеләр хайваннарны күбрәк тота. 1990 нчы елларда да шулай булып алган иде. Тормышлар яхшыргач, алар тагын кимегән төсле булып алды да менә кабаттан артты. Кемнеңдер бәби алып кайтасы килми, кемдер ялгызлыктан котылу чарасы итеп карый, кемдер баласына уенчык буларак сатып ала. Соңгы елларда этләргә табынучылар да артты. Атарга ярамый, кагылырга ярамый. Хайван хокукы дип, кешенеке турында оныталар хәтта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез