Элекке премьер Синдзо Абэ үлем хәлендә

Япониянең элекке премьеры Синдзо Абэ инде үлгән дә булырга мөмкин. Бу хакта, Kiodo News хәбәренә таянып, “Иәвестия” яза.

Синдзо Абэга бүген – 8 июль иртәсендә һөҗүм ителгән. Нара шәһәрендә парламентның югары палатасына сайлау алды кампаниясе барышында чыгыш ясаганда, элекке дәүләт башлыгына кулдан ясалган мылтыктан атканнар. Һөҗүм итүдә шикләнелүче адәм – биредә яшәүче элекке хәрби Тецуя Ямагами тоткарланган.

Сәясәтче шундук хастаханәгә озатылган. Япониянең бүгенге премьеры Фумио Кисида аның хәлен, бик авыр, дип бәяләгән. Чит ил матбугаты язганча, элекке премьерның йөрәге туктавы билгеләнгән.

Абэ премьер вазыйфасын кемгә караганда да күбрәк – 2006–2007 һәм 2012–2020 елларда биләде. Отставкага китүен сәламәтлеге какшау белән бәйләп аңлаткан.

Шуңа да карамастан, Абэ Япониянең иң дәрәҗәле сәясәтчеләреннән берсе булып калган. Узган елның ноябрендә ул идарәче либераль-демократик партиядә зур фракциягә җитәкче итеп куелган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре