Элекке район хакимияте башлыгы вафат булган

Смоленск өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Нурлат районының элекке җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин 59нчы яшендә вафат булган.

Алмаз Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында Нурлат районы Биккол авылында туган. 2008-2010 елларда Татарстан Экология министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау департаментына җитәкчелек итте, экология министрының инвестицион-инновацион эшчәнлек буенча урынбасары булды. 2010-2016 елларда республиканың төзелеш министры урынбасары вазыйфасын биләде.

Алмаз Әхмәтшин 2018-2023 елларда Нурлат районына җитәкчелек итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре