Газетага язылу

Элекке хакимият башлыгының мөлкәтен тартып алуга бәйле шикаяте канәгатьләндерелмәгән

Самарада узган алтынчы кассация суды, Бөгелмәнең элекке хакимияте башлыгы Ленар Закировның 115 миллион сумлык мөлкәтен тартып алу турында түбәнге инстанцияләр карарын раслап, шикаятен канәгатьләндермәгән. Бу хакта «Татар-информ» суд картотекасы мәгълүматларына таянып яза.

Суд июль башында, Закировның чыгымнарының рәсми керемнәргә туры килмәве ачыклану сәбәпле, элекке түрәнең гаиләсе мөлкәтен тартып алуны таләп иткән Татарстан прокуратурасы дәгъвасын канәгатьләндергән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Закировтан Мәскәүдәге, Казан һәм Сочидагы күчемсез мөлкәте, шулай ук Porsche Cayenne автомобиле тартып алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре