Бер авылда үстек, бергә укыдык, бергә шәһәргә чыгып киттек аның белән. Үлеп гашыйк булдым димим, әмма әни киңәш иткәч, тәкъдименә каршы килмәдем. Уртак тормыш биш ел дәвам итте, биш ел элек икебез ике якка китте. Хәер, бергә булганда да гөрләтеп, күршеләрне көнләштереп яшәдек дип әйтеп булмый инде. Ә нәрсәсеннән көнләшәсең андый ирнең?
Ялларда да эшләп, аена күп дигәндә 50-60 мең акча алып кайтты. Яшәгән урыныбыз – кеше фатиры булды. Машинаны да көчкә алдырттым. Кредиттан уттан курыккандай курыкты ул. Искереп беткән “ундүртле”гә утырып йөрергә мәҗбүр булдым. Ирлек вазыйфасы турында әйтеп тә тормыйм инде. Шуңа күрә минем башка ир белән аралаша башлавым ник гаҗәп булсын? Минеке исә горурлыгын күрсәтте, барысын да калдырып өйдән чыгып китте.
Барысын да түгел, әлбәттә. Кызыбыз минем белән калды инде. Әйе, аралашып торалар, әбиләре дә ярата үзен. Әтисе алиментын да түли. Тик ул 15-16 мең сум белән ни эшлим мин? Ашатасы да, киендерәсе дә бар, ничек барысына да җиткерәсең? Әле фатир да кешенеке. Яңа иремнең элеккеге хатыны янында калган балаларына да җиткерәсе бар. Көн-төн талаш шуның аркасында.
Ә элеккеге иремә барысы да җитә. Миннән чыгып китүгә үк озак тормады, өйләнде ул. Фатир алганнар, кызым янына яңа “иномарка”да килә. Сабан туена чыккач күрдем. Яңа өйләнешкән егет белән кыз кебек кыланышалар. Әле авыл “ватсабы”нда мактап ачуымны чыгардылар бу арада. Ярдәм җыйганда иң күп акчаны ул биргән, имеш! Артык акчасы булса, миңа бирсен, әнә! Әлбәттә, ачу чыга! Минем янда булганда башкалар көнләшерлек тормыш булсын өчен берни эшләмәде, ә яңа хатын тапкач барысы да ал да гөл! Берничә көн элек акча сорап, шалтыраткан идем, телефонны алмый маташа. Дубайга киткәннәр, шуңа сөйләшә алмый икән.
Нишләргә белгән юк! Мин монда 10 яшьлек бала белән тормыш сөйрәп барырга тиеш, ә ул яшь хатыны белән ялга йөри. Элеккеге иремне акылга утыртыр өчен нишләргә?
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез