Татарстан халкының һәр иртәсе диярлек «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелде» дигән хәбәрдән башлана. Җәй башыннан бу хәбәр килүгә, мобиль интернет юкка чыга. Дөрес, соңгы арада, салмак кына булса да, кайбер сервислар эшләвеннән туктамый. Интернетның тизлеген ни сәбәпле киметәләр?
Бу һәм башка сорауларга Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин матбугат очрашуында җавап бирде.
Ни өчен сүндерәләр?
Дөресрәге, интернетның тизлеген чиклиләр. Министр аңлатуынча, республикада «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелгән очракта, интернет тулысынча сүндерелми, ә бары тик аның тизлеге генә киметелә. Сәбәбе бер – иминлек хакына.
– Мобиль интернет пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүнең бер ысулына әйләнде. Моның өчен 3G һәм 4G челтәрләре файдаланыла, – дип аңлатты Айрат Хәйруллин. – Ягъни бүген заманча пилотсыз очкычлар теләсә кайсы операторның SIM-картасыннан файдаланып, мобиль челтәргә тоташа һәм шуның ярдәмендә кирәкле карталарны йөкли, максатына туры китерү өчен мәгълүмат ала. Бүген 4G – интернет кына түгел, ә БПЛА идарәсе каналы да.
Матбугат очрашуында иминлек сүзе еш кабатланды. Чөнки болар барысы да – саклык чаралары.
– Беләм: интернетсыз яшәү уңайсыз. Әмма без уңайсызлыкны киметү өчен кулдан килгәнне эшлибез, – диде министр. – Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырсак, бездә хәлләр ярыйсы әле. Чөнки башка җирдә интернетны тулысынча сүндерәләр, ә бездә аның эшләү тизлеге генә киметелә.
Казанның ике районында хәлләр кайчан җайланыр?
Сүз башкаланың Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары турында бара. Анда яшәүчеләр сентябрь башыннан бирле интернет эшләмәүдән зарлана. Сәбәбе – Казан авиация заводы тирәсендә интернет бөтенләй сүндерелгән.
– Ни өчен икәнен аңлатып тору кирәкмидер. Бу – шулай ук иминлек өчен күрелгән чара, – дип аңлатты Айрат Хәйруллин. – Бу чикләүләр мобиль элемтәгә йогынты ясамый. Теләсә кайсы вакытта кирәкле кешегезгә шалтырату мөмкинлеге бар. Шулай ук 6 сентябрьдән элемтә операторлары мобиль интернетны 2G форматында «кабыза» башлады. Бу тизлек иң кирәкле мәсьәләләрне хәл итәргә, әйтик, мессенджерга кереп, хат җибәрергә, такси чакыртырга җитә.
Интернет бик кирәк чакта нәрсә эшләргә?
– Казанда яшәүчеләр һәм башкала кунаклары шәһәрнең парклары, скверлары, сәүдә үзәкләре һәм башка җәмәгать урыннарында бушлай вай-файга тоташа ала. Хәзерге вакытта Казанда аларның саны 500 дән артып киткән. Республикада мондый вай-фай нокталарының кайда урнашканлыгын Элемтә министрлыгының рәсми сайтында «Файдалы мәгълүмат» бүлегенә кереп белергә мөмкин.
- Айрат Хәйруллин өйләрендә интернет булмаган кешеләргә аны тоташтырырга киңәш итә. «Моңарчы мобиль элемтә шулкадәр яхшы эшли иде, күпләр өйгә интернет тоташтыруны кирәк тапмады. Кызганыч, вазгыять үзгәрде. Соңгы айда гына да чыбыклы интернетка тоташу күләменең өч тапкырга артканын күрәбез», – диде ул.
- Интернет чикләнгән вакытта да эшли торган кушымта һәм сервислар барлыгын онытмагыз. Күптән түгел Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «Ак исемлек» раслады. Анда кергән сервислар арасында Дәүләт хезмәтләре порталы, Яндекс сервислары, МАХ, Ozon һәм Wildberries, «ВКонтакте», «Одноклассники», Avito, RuTube бар.
- Мобиль элемтәгә бәйле сораулар яки проблемалар килеп чыккан очракта, 122 номеры буенча «кайнар линия»гә шалтыратырга мөмкин. «Әлеге номерга мобиль интернет сыйфатына бәйле гаризалар кабул ителә. Алар барысы да исәпкә алыначак һәм элемтә операторлары белән бергә җентекләп анализланачак», – дип ышандырды Айрат Хәйруллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез