Читләр күзе күрмәгән, аягы басмаган типографиянең цехлары буйлап экскурсиягә безне – ике редакцияне генә дәштеләр. Без әзер килеш кулга алган китап, газета-журналлар типографиягә ничек керә дә нинди юллар белән кайларга тарала?
Казанның Декабристлар урамында урнашкан атаклы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы 55 яшен билгеләп үтә. Дистә еллар исеменә үзгәрешләр кертсә дә, халык теленә «издательство», «типография» дип кенә кереп калды ул. Шушы тирәдә кайсыдыр башка бинаны эзләсәләр дә, «Издательство» тукталышында дип кенә аңлату гадәте әле дә яши. Яшенә карасаң, тормыш күргән кеше гомере. Ике бишле куярлык тарихына күз салып, киләчәккә офыкларын барлыйк.
Цехта һәрвакыт тавыш. Станоклар җыры тынмый монда. Әнә рулонлап төргән ап-ак кәгазь гаскәрләре тезелгән. Берсе-берсе генә дә ярты кеше буе. Аларны ничек күтәреп станокка салалар икән? «Китап өчен дәфтәр ясарга болары», – ди производство буенча генераль директор урынбасары Юлия Толокнова. Безне цехлар буйлап озата, эш үзенчәлекләре белән таныштыра ул. Каты тышлы китаплар башта юкарак дәфтәрләр итеп тегелә, аннары переплетка җыела. Газета-журналлар күбесенчә төнлә бастырыла. Без, журналистлар, көне буе җыйган мәгълүмат макетка салынып, монда озатыла, таң атканчы газета инде укучыларга юл ала.
«Идел-Пресс»та тәүлек саен 5,5–6 миллион сумлык продукция җитештерәләр. Бу эшне 400 кеше башкара. Заказлар Россиянең төрле почмагына – Чечня Республикасыннан алып Саха (Якутия) Республикасына кадәр китә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ростов-Дон шәһәрләре нәшриятлары белән аралар аеруча җылы. Заказ бирүчеләрнең күп өлеше шул төбәкләргә туры килә. Җитештерелгән төп продукция – китаплар.
Фото: шәхси архивтан
– Хәтерлим әле, 15 ел элек «биш елдан китап укымый башлаячаклар» дип әйтәләр иде. Әмма китапны ел саен күбрәк бастырабыз. Ничек итеп хәзер укымыйлар дип әйтәсең? Ничек киләчәге булмасын? – ди «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров. – Китап бастыра торган бер линия тәүлек буе туктаусыз эшли. Әйе, ел фасылына карап, җәй айларында бераз заказлар саны төшеп киткән чаклар да була. Яшьләр укымый, диләр хәзер. Әмма безнең сораштырулар нәкъ менә яшьләрнең күбрәк укуын дәлилли. Бик күңелле күрсәткеч бу. Елга 10 миллион каты тышлы китап бастырабыз, әле буяу исе килеп торган 12 миллион брошюралар һәм 18 миллион газета-журнал безнең машиналардан чыгып, Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларына юл ала. Соңгы 5–7 елда илдә күп кенә типографияләр ябылды. Саратовтагы нәшриятта 2000 кеше эшли иде, алар да ябылды. Безнең бирешергә исәп юк әле!
Тарихи нәшриятның җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Әскәров үзе полиграфия өлкәсендә 39 ел эшли. Арчада колхозда эшләп, Казанга килеп полиграфкомбинатка урнаша, анда директор урынбасары вазыйфасына кадәр барлык этапларны уза, аннары «Идел-Пресс»ка күчә.
– Бу вазыйфамда 11 ел эшлим инде. Эшне яратмасаң, бу кадәр бирелеп булмыйдыр ул. Заказ бирүчеләр белән булдырылган мөнәсәбәт күктән төшми. Ышанычларын акларга кирәк. Срокларын төгәл үтәргә, сыйфатлы да, кулай бәяле дә продукция җитештерергә һәм тиз эшләргә тырышабыз, – ди җитәкче.
Иртән 6.20 сәгатьтә беренче смена эшкә килә. Әнәс Тәлгатович алардан да иртә килеп баса инде. Кабинетта урынбасарлары белән киңәшмә уздырганнан соң туп-туры цехка төшә. Ял көннәрендә дә килеп әйләнмәсә, күңеле тыныч түгел. Ә цехларда эш туктамый. Тәүлек буена бертуктаусыз ак кәгазь битенә кара хәрефләр төшерә торган машиналар – нәшриятның йөрәге. Аларны да яңартып, төзәтеп тормасаң, эшнең тукталып калуы бар. Әнә әле дә цехта Кытайдан кайткан яңа җиһазны урнаштыралар. Илдә бердәнбер булган бастыру машиналары белән горурланалар. 11 ел дәвамында ел саен яңа машина кул астына кертелә. Станокларга 500 миллионнан артык акча тотылган. Бер төймәгә басып кына да бөтен эшне тулысынча үзләре эшли торганнары да бар.
Әмма машиналар никадәр төгәл булса да, барыбер кешене алыштыра алмый. Станоклар үзгәрә, кешеләр шул ук кала. Монысы да бәһасез. Династияләре белән дан тота «Идел-Пресс». Сударевлар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы 200 елдан артып киткән инде. Типографиягә бабалары нигез салган, хәзер бу бина коридорлары буйлап ул абзыйларның уллары, кызлары, оныклары йөри.
Һәр яңа килгән хезмәткәрне шундук остазга беркетәләр. Дөрес алым бу: остазны да акчалата премия белән кызыксындыралар, яшь белгечкә дә өйрәнергә җайлы. Халит Котдусов бастыру машинасыннан китапның бер битен алып лампа астына куя. Маңгаендагы күзлеген борынына төшереп төсләренме, буяу калынлыгынмы тикшерә. Эшеннән бүлдереп, сүз кушабыз. Нәшриятка 21 яшендә килгән. 41 ел буе эшли инде монда. Авыр вакытларда китәсе килгән чаклары булса да, сабыр итә. Төбе исә – алтын. Аның кулы астында биштән артык оста хезмәткәр тәрбияләнгән, «печатник»лар диләр үз итеп. Бер укучысы гына булса, очраклык, дияр идек. Бу инде – остазның эше нәтиҗәсе, аның дәвамы.
– Мин монда нәшриятның 20, 35 еллык юбилейларын каршыладым инде, аларны зур итеп уздырганнар иде. Менә 55 енә дә ирешергә насыйп булды, – дип, тыйнак кына елмая үзе. Алтмышка да җитәрлеге бар әле үзенең!
Халит абый кебек остазлар белән «Идел-Пресс» команда туплап белгечләрне һөнәри осталык бәйгесенә дә әзерли. Бөтенроссия этабында 3 ел рәттән беренче урынны алып кайталар.
Ил алдында бурычны да үтиләр. 5 ир-ат махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Алар исән-сау әйләнеп кайтканчы эш урыннары башка берәүгә дә бирелми, үз хуҗасын көтә.
Озын тасмалар юлы цехның бер башыннан кузгала да, зур араны әйләнеп, икенче башыннан килеп чыга. Келәйләре кипсен өчен шулай эшләнә бу. Китап базарында көндәшлек зур. Төп юнәлешне дини әдәбият, мәктәп китаплары алып тора. Дәреслекләрнең күпчелеге монда басыла. Заманына, елына күрә китап исемлекләре дә үзгәрә.
– Элек 5 меңлек тираж бик бәләкәй тоелса, хәзер уртачасы да – 1000–3000 генә. Әмма бик зур тиражлар да була. Мәсәлән, Жириновский турындагы китапны 100 мең экземпляр бастыра башладык. Беренче биш мең китапны тапшырдык инде, – ди Әнәс Әскәров. – Быел көз көне исә безне сайлау көтә. Типография өчен урак өсте бу. Узган елгы сайлаулардан бюллетеньгә микрошрифт куя башладык. Аны күз белән күреп тә, күчермәсен ясап та булмый. Икенче дәрәҗә саклык чарасы бу, ялганга юл калдырмый. Үзебезнең типография белгечләре уйлап чыгарган яңалык!
Типографиядә сайлау алды җәе. Әле бюллетеньнәр өчен кәгазьгә заказ гына бирелгән, әмма эшнең планы күптән билгеле. Без сайлау көнне ыргаклар куясы бюллетеньнәрнең иңгә-буйга ничә сантиметр буласын беләләр инде монда. Быел озын булачак, дип, әзер торалар.
– Эшегездә иң мөһиме нәрсә? – дигән сорауга Әнәс Тәлгатович:
– Иң мөһиме – эшләгән эшеңне яратып башкару, дип җавап бирә, – Үз эшемне яратмасам, күптән киткән булыр идем инде. Нәкъ менә шушы һөнәремә булган мәхәббәт күп еллар дәвамында көчле булып калырга һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ихластан, күңел биреп эшләгәндә генә зур уңышларга ирешергә була.
Форсаттан файдаланып «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы коллективын һәм аның җитәкчесе Әнәс Әскаровны нәшриятның 55 еллык юбилее белән ихластан котлыйбыз. Әле тагын йөзләгән меңле тиражларга, тагын да күбрәк китапларга, яңа юбилейларга да әзер булырга язсын.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез