"Елмай" паркы быел җәен Казанда балалар һәм ата-аналар өчен 150 чара үткәрәчәк

🔹 1 июнь – Балаларны яклау көнендә паркта яшьләр клубларының иҗат фестивале узачак. Җәй буе парк сәхнәсендә балалар иҗат коллективларының концертлары үткәреләчәк. Моннан тыш клубта “Ата-аналар нәрсә турында сөйләшә?” дигән клуб эшли башлаячак. Ата-аналар өчен балаларны тәрбияләү буенча тәҗрибә алышуга корылган очрашулар булачак бу.

🔹 Җәен Камал театрының яңа бинасы янында Татарстанда эшләнгән документаль фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук төрле концертлар булачак.

🔹 Гадәттәгечә, һәр пәнҗешәмбедә Кремль Яр буенда бию буенча мастер-класслар, шулай ук йога буенча күнегүләр, йөгерүләр һәм башка чаралар уздырылачак. Бу программа “Юл” дип исемләнә.

🔹 Бөтен җәй дәвамында Җиңү паркында сугыш елларында Казан парклары тормышына багышланган күргәзмә эшләячәк. Фотоэкспозиция Ватанны саклаучы елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга багышлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре