Җырчының әнисе Фидания ханым кызының рухына багышлап Коръән ашы уздырган. Бу хакта җырчының «ВКонтакте»дагы төркемен алып баручы Алсу хәбәр итте.

«Бүген Эльмира Сөләйманованың әнисе Фидания апа Коръән ашы үткәрде. Эльмирабызның якты дөньядан китүенә 3 ел… Килгән кунакларга, туганнарга, дусларга бик зур рәхмәт. Эльмирабызның рухы шат булсын, тыныч йокласын. Урынны җәннәттә булсын. Әнисенә, туганнарына, тормыш иптәшенә, балаларына сабырлык телибез. Бу зур яра мәңгелеккә йөрәкләребездә...» – ди ул.

Фотолар В контактедан алынды
Эльмира Сөләйманованың 2022 елның 16 декабрендә гомере өзелде, аңа нибары 40 яшь иде. Аның улы Артем белән кызы Диана ятим калды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез