1 октябрьдән “Елның иң яхшы яшь укытучысы” бәйгесенә гаризалар кабул итә башлыйлар. Әлеге бәйге югары уку йортлары укытучылары арасында уздырыла. Бүләкләре дә саллы. Беренче урынга – 500 мең, икенчегә – 350 мең, өченчегә 250 мең сум.
Татарстанның яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Галиева-Мостафина журналистларга аңлатуынча, бәйге берничә этапта уза. Катнашучыларга үз-үзләренә презентация ясарга, портфолио әзерләргә һәм сайлап алынган темага лекция үткәрергә кирәк булачак.
- Лекцияне теләсә нинди темага эшләргә була. Әйтик, кеше математика укыта, ди, ләкин аның медиа, яки биология турында ниндидер кызыклы мәгълүматлары бардыр, аларны да сайлый ала. Безнең өчен яшь мөгаллимнең мәгълүматны ничек бирүе һәм темасына ничек җәлеп итә белүе мөһим, - диде Софья Галиева-Мостафина.
Нәтиҗәләрне исә 9 февральдә ясаячаклар. Акчалата бүләкләрдән тыш, җиңүче Татарстан Рәисенең кадрлар резервына да керәчәк.
Әлеге бәйге быел өченче тапкыр уздырыла. 2023 елда 150ләп кеше катнашса, узган ел 25 вуздан 200ләп укытучы гариза тапшырган. Ә җиңүче булып КФУның физика молекуляр системалар кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Дмитрий Иванов танылган.
- Элек миңа мондый бәйгеләргә вакыт җитми кебек тоела иде. Ләкин соңыннан мин катнашучыларның ирекле формада үзләре теләгән төрле темаларга чыгыш ясауларын күрдем. Бу үзеңне генә күрсәтү түгел, ә күп нәрсәләргә өйрәнү мөмкинлеге дә. Һәр катнашучы – үз эшенең чын остасы, - диде Дмитрий.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез