Элвин Грей төркемендә эшләгән мәрхүм музыкант белән Казанда хушлашачаклар

Җырчы Радик Юлъякшин – Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимов белән хушлашу мәрасиме Казанда үтәчәк. Бу хакта Татар-информ яза.

Музыкант белән хушлашу 23 октябрьдә Казанда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (Хушлашу залы, Себер тракты, 31А) була, дип хәбәр итте Радик Юлъякшин.

Артур Кусимовны 24 октябрьдә туган авылында – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.

Музыкантның үлеменә нәрсә сәбәп булганлыгы әлегә төгәл әйтелми. Аның әнисе һәм сеңлесе калган. Артур Кусимовка 32 яшь булган.

  • Артур Кусимов 2008 елда Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге урта махсус музыка мәктәбе-лицеен (хәзерге урта махсус музыка колледжы), 2012 елда Мәскәү Суворов хәрби-музыка училищесын тәмамлаган. Хәрби карьера сайлавын ул СССР Герое Таһир Кусимовның туганы булуы белән аңлаткан.
  • 2015 елдан Элвин Грей лейблында эшләде, ул Радик Юльякшинга аның күпсанлы гастрольләрендә кушылган беренче артистларның берсе иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Элвин Грей Артур Кусимов

Көн хәбәре