Менә шундый Динә: Зәй кызына зур өметләр баглыйлар

Фигуралы шууны үз итүчеләр бу ял көннәрендә, мөгаен, экраннан күзләрен дә алмагандыр.

Фигуралы шууны үз итүчеләр бу ял көннәрендә, мөгаен, экраннан күзләрен дә алмагандыр. Россия Гран-при сериясенең Магнитогорскида узган беренче этабында якташыбыз Динә Хөснетдинова өченче урынга лаек булды. Сокландырды һәм гаҗәпләндерде Зәй кызы. Бу – аның өлкәннәр арасында катнашкан беренче ярышы.

Зәй районының Аксар авылында туып үскән Динә өчен быелгы җәй яңалыкларга бай булды. Әлбәттә инде, иң зуры – Мәскәүдәге «Хрустальный» спорт мәктәбенең күренекле тренеры Этери Тутберидзеның яшь спортчыга үз төркеменә күчәргә тәкъдим ясавы.

16 яшьлек кыз башта Зәйдәге «Яшьлек» спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Аннан Казанда Надежда Заякина һәм Алия Хәлфина җитәкчелегендә «Стрела» спорт мәктәбендә остара. Заякина – Чиләбе опера һәм балет театрының элеккеге солисты. Шуңа күрә дә укучысының шуу стилен балет акценты белән баета, программага еш кына классик музыканы кертә. Динәнең уңышларын күреп, үзе үк Тутберидзе төркеменә сайлап алуларда катнашырга өнди. «Һәрвакыт алга атларга кирәк. Кирәк булса, мин һәрвакыт синең янәшәңдә», – дип бәя бирә ул бу адымына. Дөрес, Динәнең бу төркемгә аяк басканы була инде. Апрель аенда ул Казанда үткәрелгән «Чемпионнар – бозда» тамашасында катнашкан.

Фигуралы шууда спортчыларның көтелмәгән хәлләргә юлыгуы гаҗәп түгел. Гран-при сериясендәге кыска программада да күнекмәләр вакытында бик оста башкара торган өчле аксель вакытында Динәнең кулы бозга тиеп китте. Нәтиҗәдә дүртенче урынга гына калды. Ә ирекле программада ул бу элементны ике тапкыр һәм бик чиста итеп башкарды. Шушы тырышлыгы аңа өченче урынга күтәрелергә ярдәм итте дә инде. Әйтергә кирәк, бу катлаулы элементны Динә Казанда ук өйрәнә. Аны кулланып, берничә тапкыр җиңүгә ирешә. «Динә минем төркемгә 10 яшендә килде, ул вакытта әле программасында икеле аксельләр генә бар иде. Алты ел эчендә нык алга киттек. Әмма уңышлар тагын да зуррак булырга тиеш», – ди Казандагы тренеры бу җәһәттән.

Динә Хөснетдинова Гран-придагы чыгышыннан бик канәгать. «Күңелдә бары тик уңай хисләр генә, – ди ул «Чемпионат»ка биргән әңгәмәсендә. – Беренче тапкырда ук призерлар өчлегенә эләгүемә бик шатланам. Кыска программадан соң бик борчылдым, әлбәттә. Әмма икенче көнне, анализ ясап, ирекле программага «салкын баш» белән чыктым, хата ясарга юл куймадым».

Мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, белгечләр Динәгә зур өметләр баглый. «Динә Хөснетдинова – «Хрустальный»га килгән алмаз. Тиздән ул бриллиантка әвереләчәк», – дигән бәя әнә шул хакта сөйли.

Белешмә

Россия Гран-при сериясенең беренче этабында хатын-кызлар арасында беренче урынны Россиянең ике тапкыр чемпионы Аделия Петросян яулады. Аның нәтиҗәсе – 223 балл. Икенче урындагы Анна Фролова 206,58 балл җыйды. Динә Хөснетдинова исә 204,74 балл белән өченче урынга лаек булды. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре