• Фото: Василий Иванов фотолары

Авыл йөрәге: Елховойда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән төзекләндерелгән чишмә ачылды

Күптән көттек! Әлмәт районының Елховой авылында яңартылган «Кизләү» чишмәсе ачылышына килүчеләр шулай дип сөенечләрен уртаклашты. Кем белән генә аралашма, һәркайсының «Кизләү»гә бәйле сагынып сөйләрлек хатирәләре, җылы сүзләре бар.

Авыл йөрәге: Елховойда «Татнефть» компаниясе ярдәме белән төзекләндерелгән чишмә ачылды
Василий Иванов фотолары

Әлеге үзгәрешләр өчен авыл халкы «Татнефть» компаниясенә һәм җирлек башлыгы Алмаз Хәсәншинга рәхмәтле. Чөнки шушы авылда туып үскән җитәкче егетнең хыялы «Татнефть» гранты хисабына тормышка ашкан.

Күптәнге хыял

Елховой – Әлмәттәге иң зур татар авылларының берсе. Барлыгы 840 кеше яшәгән авылда бүген 447 хуҗалык исәпләнә. Яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган, берничә мәчет балкып торган авылда җиде чишмә бар. Төзекләндерелгән «Кизләү» – араларында иң борынгысы һәм иң шифалысы. Күптән түгел әлеге чишмә суының күкертле водородка бай булуы да ачыкланган. Хәер, авыл халкы өчен бу яңалык түгел. «Кизләү»нең файдасын элек-электән тоеп, сизеп яши алар. Авыл имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов бу урында берничә ел элек булган могҗизалы вакыйганы искә төшерде:

– Авылыбызның элеккеге имамы, бер елны бик каты салкын тидереп, урын өстенә ятты. Хәле бик авыр иде. Мине чакыртып китерде дә Кизләү суы алып кайтырга кушты. Алып кайттым. Суыткычта тотканнан соң, ул аны сап-салкын килеш эчеп тә бетергән. Моннан соң хәле тагын да авыраер инде, дип курыктык. Суны ник алып кайтып биргәнемә үкендем. Ике сәгатьтән кире әйләнеп килсәм, бабай сихәтләнгән, мәш килеп йөри. Шуннан соң йөз яшенә кадәр яшәде әле ул.

Чишмә ачылган көнне дә килгән кунаклар шифалы суын эчеп, сихәтен күрергә ашыкты. Үзләре белән алып китүчеләр дә күп иде. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин сүзләренә караганда, әлеге чишмә элек-электән әнә шулай халыкны үзенә җәлеп итеп торган. Үзе дә кечкенәдән шушы чишмә буенда үскән җитәкче күп еллардан бирле аны төзекләндерү теләге белән яшәгән. «Татнефть» компаниясе ярдәмендә ул, ниһаять, моңа ирешкән.

– Авыл җирлеге башлыгы булсам, шушы чишмәбезне төзекләндерер идем, дип уйлый идем. Шөкер, шулай булды да. «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт. Ниятемне чынга ашырырга ярдәм иттеләр. Тәкъдимне авылдашларым да күтәреп алды. «Кизләү» – күрше-тирә авылларда яшәүчеләрнең дә яраткан урыны. Моннан халыкның өзелгәне юк. Көненә йөзләп кеше су ала. Чишмәне хәтта төзекләндерү эшләре барышында да япмадык. Кирәк кеше килеп, суын алып китә торды, – ди Алмаз Хәсәншин.

Авылның тормыш-көнкүреше әлеге чишмәгә бәйләнгән дисәк тә, арттыру булмас. Гаиләдә бала туса, иң беренче эш итеп, аны шушы чишмә суында коендырганнар. Кешене соңгы юлга озатканда да шушы шифалы судан файдаланганнар. Яшьләрнең очрашу-күрешү, кич утыру урыны да булган ул.

– Бу улаклы чишмәдә элек керләр чайкый идек. Аның ачылганын түземсезлек белән көттек. Күп җирдә чишмәләр юкка чыккан заманда безнеке яңа сулыш алды. Якын булгач, көн дә төшеп карыйм. Күңелләр тынычлана монда. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншинга, «Татнефть»кә зур рәхмәт. Бик зур эш башкардылар. Нефтьчеләр ярдәмен гел тоеп яшибез. Юлларны яңарттылар, йортларыбызга су килә. Һәр көнгә шөкер итеп яшибез, – ди 57 ел элек күрше Чишмә авылыннан Елховойга килен булып төшкән Фатыйма Җиһаншина.

Бәхетле авыл

Биредә гомер иткән кем белән генә сөйләшмә, барысы да «Кизләү»не авылның йөрәге дип атый. Аны яңартырга алынучыларның да төп максаты – авылның тарту көче булган урынны яшәртү, яшьнәтү. Төзекләндерү проектын Санкт-Петербургның «НОВЬ» социомәдәни проектлау бюросы тормышка ашырган. Аның кураторы Полина Ёж, чишмә яңару – авыл яшәрүгә бер адым, дип саный.

– Елховой кебек бәхетле авыллар күбрәк булсын иде. Биредәге сыман җәмәгать урыннары авылда төпләнеп калучылар санын да арттырыр, дип өметләнәсе килә. Бу – безнең әлеге авылда тормышка ашырылачак проектларыбызның беренчесе генә. Алда тагын да зур эшләр көтә, – ди ул.

Проект авторлары серләрне дә бераз чиште. Якын киләчәктә, авылдагы җиде чишмәне берләштереп, зур су буе ясарга хыялланалар икән. Яңа ачылган «Кизләү» дә үзенә күрә шундый рәхәт су буен хәтерләтә. Биредә борынгылык белән заманчалык үрелеп бара. Чишмәгә илткән юл, ял урыннары композит материаллардан, табигый таштан эшләнгән. Авыл халкын бергә җыеп, зур бәйрәмнәр уздыру өчен махсус мәйданчык та бар биредә.

«Кизләү»гә заманча сулыш өрүчеләр авылның җирле традицияләренә, тарихына да зур урын биргән. Болар бар да чишмә янәшәсендә төзелгән заманча арт-объектта чагылыш тапкан. Ул пиксель-скотч алымы белән ясалган. Проектның шушы өлеше өчен җаваплы куратор Анастасия Степанова сүзләренә караганда, эшкә тотыныр алдыннан халык белән күрешеп, авыл тарихы, тормыш-көнкүреше, традицияләре турында бик күп мәгълүмат тупларга туры килгән.

– Әлеге дивар балалар ясаган рәсемнәр нигезендә булдырылды. Анда чишмәдә кер чайкаудан башлап, яшь кызларны кияүгә бирергә әзерләү кебек авыл халкы өчен якын йолаларны күрергә мөмкин. Монда урам буйлап каңгылдап йөргән казларга кадәр бар, – ди куратор.

Проект архитекторы Мария Гусева да чишмә яңартканда тарихи мирасны саклап калуларын иң зур өстенлек дип атый.

– Әлеге чишмә – авылның йөрәге. Шуңа күрә монда башкача була да алмый. Чишмә Елховой үсешенә юл ачкан беренче нокта булып тора, – ди ул.

Дөрестән дә, «Кизләү»не яңарту – авылны үстерү программасы кысасында планлаштырылган зур эшләрнең берсе. Моннан тыш, якын киләчәктә авылда ял урыннары арттырылачак, туризм өчен мөһим булган мәдәни, тарихи маршрутлар да пәйда булыр, дип көтелә.

Фикер

Азат Лотфуллин, «Татнефть-Добыча» СБнең ятмаларны эшкәртү департаменты башлыгы урынбасары:

– «Татнефть» компаниясе чишмәләрне төзекләндерү белән 1990 елдан бирле шөгыльләнә. Ил күләмендәге уникаль программа ул. Читтән килүчеләр дә чишмәләргә шулкадәр зур игътибар бирелүгә шакката. Шул вакыт эчендә меңләгән чишмә төзекләндерелде һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Чишмәләр – төбәкнең йөзе, аларда тормыш кайный. Гомумән, «Татнефть» компаниясе, төбәгебез тагын да яхшырсын, үсеш алсын өчен, бик күп проектлар тормышка ашыра. Елховойда исә халык та активлыгы белән аерылып тора. Биредә гомер итүчеләр дә, шушы авылда туып, бүген читтә яшәүчеләр дә битараф түгел. Авыл җирлеге башлыгыннан да уңганнар. Әлеге проектның төп максаты – авылны яшәтү, үстерү, яшәртү дә. Биредә заманча уңайлы шартлар тудырыла. Якын киләчәктә дә бик күп эшләр башкарылачак, планнарыбыз зурдан. Авыл читендәге урыннар да төзекләндереләчәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре