Онлайн курслар барысына да өйрәтә хәзер. Психология, дизайн дисеңме, ипи пешерү, телләр өйрәнү яки башкасымы – төрле өлкә буенча белем тупларга мөмкин. Әмма бу юнәлеш үскән саен сыйфатыннан зарланучылар да арта. Быел Роспотребнадзорга шикаять белдерүчеләр 37 меңгә җиткән. Шуңа күрә барлык онлайн платформалар өчен бердәм стандартлар кертергә тәкъдим итәләр.
Курслардан файдаланучылар нәрсәдән канәгать түгел? Аларның онлайн курс программаларына, вәгъдә иткән нәтиҗәләрнең булмавына, сәгатьләрнең кыскаруына дәгъвалары бар. Моң-зарларның күбесе килешү таләпләре бозылу, акчаны кире кайтармауга бәйле. Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының мәгариф һәм социаль сәясәт комитеты әлеге кимчелекләрне бетерү өчен бердәм стандартлар булдыруны кирәк дип саный да инде. Моннан тыш, комитет онлайн белем бирү хезмәте күрсәтә торган оешмалар, эшкуарларның дәүләт реестрын булдыруны тәкъдим иткән. Роскомнадзордан – мәгълүмати бизнес өлкәсендәге эшчәнлекне контрольдә тотуны көчәйтүне, ә Мәгърифәт министрлыгыннан белем бирү хезмәтләренең сыйфатын тәэмин итү, белем алучыларның хокукларын яклау өчен лицензияләргә таләпләрне катгыйландыруны сораганнар.
Казанда яшәүче Гөлүсә Рәхмәтуллина икмәк пешерү буенча мастер-класслар үткәрә. Бәяләре – 1,5 меңнән 3 мең сумга кадәр.
– Таләпләр кирәк дип уйлыйм. Әмма барысы да намус эшенә кайтып кала. Әйтик, машина йөртү таныклыгы булганнар да юл кагыйдәләрен боза бит. Кагыйдә белән генә тәртип үзгәрерме? Мин үзем андый тикшерүләрдән курыкмыйм, – ди Гөлүсә. – Төрле чатларга белдерүләр куйгалыйм, аңа карап берәү дә шалтыратмый. Белмиләр чөнки. Ә менә үземне якыннан белүчеләр ышанып килә. Ышаныч кирәк. Бер айда гына ипи пешерергә өйрәтеп булмый. Әчетеп пешерә торган икмәкне әзерләргә өйрәнү өчен ярты ел вакыт кирәк. Видеолар тәкъдим итәм, киңәшләремне дә бирәм. Нәтиҗәләрен күрү сөендерә.
Балтачта яшәүче Лилия Закирҗанова унбиш ел элек онлайн курслар үтеп, тортлар пешерергә өйрәнгән. Хәзер аның тәм-томнарын гел сорап торалар.
– Мин укый башлаганда, торт пешерүчеләр дә, өйрәтүчеләр дә аз иде. Хәзер генә күбәйде алар. Бераз гына укыйлар да, үзләре дә өйрәтә яки курсларын сата башлыйлар. Андыйлар шик тудыра, билгеле. Күбәйгәч, тикшереп торырга кирәк дип уйлыйм, – ди Лилия. – Мин башта интернеттан тапкан курсларның кайтавазларына игътибар иттем. Мәскәүнеке иде үзәк. Лицензияләрен сорап тормадым. Бик күп нәрсәгә өйрәндем. Яңа технологияләр чыгып тора, хәзер дә белемемне арттырып торам. Капкынга эләккәнем юк.
Казандагы клининг оешмасы хуҗаларының берсе Ландыш Сөләйманова да үз өлкәсе буенча онлайн курсларда белемен арттырып тора.
– Җыештыру эше бит ул кулга чүпрәк, чиләк тоту гына түгел. Хәзер кухня җиһазларының гына миллион сумга җиткәннәре бар. Өслекләре кыйммәт. Диванны дөрес юмасаң да, хуҗасы шикаять белдерергә мөмкин. Теләсә нәрсә белән сөртергә ярамый. Шуңа күрә гел укып, яңалыкларны белеп торырга кирәк. Мин үзем өч ай саен нинди дә булса курслар сатып алырга тырышам. Моның өчен елга 50–60 мең сум акча китә. Сыйфат ягы төрлечә. Барысыннан да канәгать калдым дип әйтә алмыйм. Таләпләр булса, яхшы инде, – ди Ландыш Сөләйманова.
Башкалада яшәүче Гөлназ Хәлиуллина быел да яңа һөнәргә укый. Заводтан китеп, социаль хезмәткәр булырга җыена ул.
– Социаль хезмәткәр булу өчен 260 сәгатьлек курс үтәм. Мәскәүдәге бер институт белән килешү төзедем. Моның өчен 7 мең сум акча түләдем. Бу курс кәгазь алу өчен кирәк миңа. Лекцияләр бирелгән, үзең укыйсың, зачетын интернет аша тапшырып була. Бик җайлы. Тик укымыйча, берәү дә сиңа белешмә бирми. Бердәм таләпләрне ничек кертмәкче булалар икән? Бу мөмкин түгел, – ди ул.
Укытучылар да әледән-әле белемен күтәреп тора. Алар нинди кыенлыклар белән очраша икән?
– Курсларның төрлесен үтәбез. Шул исәптән онлайнын да. Алдалыйлар яки сыйфатсыз дип әйтеп булмый. Таләпләр зур. Законлы рәвештә оештырылган алар. Теләсә нинди шырдый-бырдый курсларга кызыкмыйм. Һөнәремә бәйлеләрен генә алам. Искә төште. Бер мәртәбә биткә массаж ясарга өйрәтү буенча онлайн курска язылган идем. Өч көне әйбәт кенә үтте, аннан акча сорый башладылар. Меңәрләгән кеше языла бит анда. Аннан туеп чыгып киттем. Күбесен хосусый оешмалар оештыра. Һәр курсның максаты бар. Юк-бар дәресләргә бердәм таләпләр була алмыйдыр, – ди Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаева.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез