Эльмира Сираҗи, журналист:
– Хатын-кыз бөтен эшне дә эшли белә ул. Әмма кайчак әзрәк хәйләкәр дә була белергә кирәк. Ирне ир иткән дә – хатын, юк иткән дә – хатын, диләр бит. Ник әле без ирләрне узып, нидер эшләп йөрергә тиеш? Хатын-кыз өй җылысын саклап, тәмле ризыгын пешереп торса, шул җитә. Гаиләгә кагылышлы күп кенә проблемалар ир җилкәсендә булырга тиеш дип саныйм мин. Син эшлә, дип кенә булмый. Матур итеп, җайлап, ипләп, кирәк икән, мактап эшләтәсең инде. Матурым, мин аны эшли белмим бит, дисә дә, бик яхшы. Син булдырасың, аны синнән дә яхшы эшләүче юк, дияргә кирәк. Ир кеше элек-электән гаиләне туендыручы булган. Безгә килгәндә, Искәндәр бөтен түләүләрне дә үзе түли, безне рәхәт итеп яшәтә.
Рифат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты:
– Мин – әзергә бәзер яшәргә өйрәнгән кеше. Диләрәм шулкадәр аш-суга уңган, булган. Тәмле пешерә. Мине кадерләп кенә тора. Ризыкны әзерләп, чәен ясап, сөтенә кадәр салып китереп куя. Менә берничә көн өйдә юк әле ул, нишләргә, дип утырам. Гомердә дә хатын эшен эшләүче түгел инде мин. Әмма кирәк икән, ярдәм итә алам. Үзең өйдә булып, хатының эшләр белән йөрсә, ничек инде ярдәм итмисең? Иң мөһиме – бу эшләр һәр гаиләдә үзенчә аңлашып бүленергә тиеш. Аны беркем дә үзгәртә алмый. Һәркемнең үз кануны. Әмма аңлашып яшәргә кирәк. Әле менә үз йортыбыз белән яши башлагач, хатыныма шәһәргә йөрү кыенлашты. Диләрәмә машина алып бирергә кирәк, дип уйлыйм. Заманга яраклашып яшәмичә булмый.
Фәүзия Кашапова, пенсионер (Мамадыш):
– Ирем белән гомер итүебезгә 40 ел булды. Мин аның бер тапкыр чәй ясаганын, ризык әзерләгәнен күрмәдем. Безне кечкенәдән, ирне хөрмәт итәргә кирәк, дип өйрәтеп үстерделәр. Хатын-кыз эшенә тыгылып йөргән ир ир түгел дип яшәдек. Хәзер дә шулай. Иремнең гомерендә аш-суга катышканы, өй җыештырганы юк. Мин дә үз урынымны беләм. Кар көрәү, утын яру, мунча ягу, авыр әйберләрне күтәреп кую – ир өстендә. Әле аның акча эшлисе дә бар.
Зөлфәт Зиннуров, «Татар радиосы» җитәкчесе:
– Мин гомердә дә идән юып йөри торган кеше түгел. Әгәр үзем нәрсә дә булса түгәм икән, сөртеп куям. Пешерүгә килгәндә, әллә нигә бер үзенчәлекле ризыклар әзерләргә яратам. Әмма бу минем вазыйфам түгел. Тормыш булгач, ярдәмләшәсең дә. Хатыным челтәр юдырасы булса, аларны салдыру минем өстә. Бик азапланып, биеккә менеп, һәр элмәген салдырып, куллар арып бетә. Шуны хатын кер юу машинасына илтеп сала да, берәрсе шалтыратса, пәрдәләр юам, ди. Ир кулы кирәк бөтен эшләрдә ярдәм итәргә тырышам. Әмма хатын-кыз эше минеке түгел.
Рәзинә Гыйниятуллина, укытучы (Чаллы):
– Ирем заводта эшли. Бездә эшнең ирнеке, хатынныкы юк. Гомер буе әнинең әти янында чәй тотып йөгереп йөргәнен күреп тә арган идем. Ирем дә аңлый торган кеше булып чыкты. Бездә бөтен эш уртак. Ирем бер көн эшләп, ике көн ял итә. Шул ялында ашарына да пешерә, өйләрне дә җыештырып куя. Кирәк икән, идәннәрне дә юып чыга. Бик чиста, пөхтә кеше. Савыт-сабаларны аннан да әйбәт итеп юучы юк. Керләрне дә ирем үтүкли. Аңа карап бер дәрәҗәсе дә төшми, киресенчә, аның ярдәмен тоеп яшәү рәхәт. Эштән соң ял итәргә вакыт кала. Без кичләрне бушка уздырмыйбыз, кино-концертларга йөрибез. Каенанам да ярдәм итеп тора. Ул балаларны гел үзенә алып китеп карый. Тормыштан зарланырлык түгел. Мин исә ял көннәрендә бөтен гаиләмне тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Башкалар ничектер, әмма без моннан читенсенмибез, аңлашып яшибез.
Минсур Вәгыйзов, дальнобойщик:
– Үз йортың белән яшәгәч, ир-ат эше бетми инде ул. Әмма хатыным күп кенә эшләрне үзе дә эшләп куя хәзер. Ышанасызмы, 2008 елдан бирле бәрәңге алган вакытка да туры килгән юк иде. Беренче тапкыр быел кулга көрәк тотарга туры килде. Гаиләмдәгеләр эшли дә куя. Мине көтеп ятуның файдасы югын белә алар. Хатыным капка төбендәге үләнне дә үзе чабып куярга өйрәнде. Әмма мин хатын-кыз эшен эшләүче ир түгел. Гаиләнең матди ягын кайгырту минем өстә. Ялга кайткан вакытта җыелып торган ир-ат эшләрен ялт итеп эшләп куям.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез