Сөенерлек тә – үзләрен генә түгел, Татарстанны да таныта бит алар. Тапшырудан соң аларның тормышы ничек үзгәргән – шул хакта сораштык.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова
Бүген Сәйдә Мөхәммәтҗанованы белмәгән кеше юк. Ул – яшь һәм талантлы артистларыбызның берсе. Узган ел беренче тапкыр Казанда үзенең концертын тамашачыларга тәкъдим итте. Ә бит аның тәүге кабат зур сәхнәгә чыгуы, телеэкраннарда күренүенә инде 10 елдан артык вакыт үткән. 2014 елда «Голос. Дети» проектының икенче сезонында «Су буйлап» җыры белән тамашачы һәм жюри күңелен яуларга өлгергән Сәйдә бит ул!
– Бу проект минем тормышымны бик үзгәртте. Бар җирдә – урамда, поездда, самолетта таный башладылар. Билгеле, башта бу минем өчен сәер иде, ә бүген исә мине төрле проектларга, татар эстрадасы артистлары белән берлектә чыгыш ясарга чакырып торалар. Чит илдә яшәүче милләттәшләр дә даими чакыра, – дип уртаклашты Сәйдә.
Бүген кыз үзенең концертларына әзерләнү белән мәшгуль. Якын арада алар Чаллы, Әлмәт һәм Уфа шәһәрләрендә узачак. Иҗаттан тыш кино карарга, китап укырга һәм фортепианода уйнарга ярата икән Сәйдә.
– «Ярату» дип исемләнгән концертым дүрт өлештән тора. Монда туган телгә, туган нигезгә, нәсел һәм иҗатка карата мәхәббәт турында сүз бара. Мин алар аша телне, милләтне саклау максатына ирешергә телим, – ди Сәйдә.
Айрат Фазылҗанов

Үзе табиб, үзе биюче. Казанда яшәүче Айрат Фазылҗанов турында сүзем. Биюне тормыш мәгънәсенә әйләндергән Айрат 2007 елда «Беренче канал»да «Минута славы» тапшыруында катнашкан иде.
– Бу проектка кадәр дә үзебезнең Татарстанда һәм чит илләрдә чыгышлар ясап йөри идем. Зөфәр Хәйретдинов, Фердинанд Сәләхов, Рафаэль Латыйпов концертларында да биергә туры килде. Әмма «Минута славы» тапшыруында катнашу теләге гел күңел түрендә йөрде, – ди якташыбыз.
Айрат Фазылҗанов – оста биюче, бүген төрледән-төрле концертларда катнаша. Казаныбызда билгеләп үтелә торган зур бәйрәмнәр дә аның катнашыннан башка узмый. Чит илләргә дә концертлар белән йөри. «Минута славы» проекты тормышыма зур йогынты ясады: мине һәркем таный һәм төрле шоуларга чакыра башладылар. Бу исемлеккә Россия шәһәрләре генә түгел, чит илләр дә керә», – ди Айрат үзе. Моннан тыш, якташыбыз зумба бию фитнес-программасы буенча мастер-класслар да үткәрә икән.
Василий Захаров

Тагын бер якташыбыз – Василий Захаров – «Россия-1» телеканалындагы «Удивительные люди» тапшыруында катнашып, искиткеч хәтергә ия кеше буларак танылды.
– Хәтерләү сәләтен яхшырту тренинглары үткәрү, кешеләрне шунда җыю теләге 2015 елда ук барлыкка килгән иде. Күпләп җыелып, шөгыльләнә башлагач, укучыларым миңа «Удивительные люди» проектында катнашырга тәкъдим итте, – диде Василий.
Әңгәмәдәшемә бик аз вакыт эчендә күп һәм катлаулы мәгълүматны истә калдыру җиңелдән бирелә. Шуңа күрә ул башкаларны да хәтерне яхшырту серләренә өйрәтә, тренинглар үткәрә.
Александр Заһидуллин
Ул – 2016 елда «ТНТ» каналында күрсәтелә торган «Танцы», ә 2017 елда «Минута славы» проектларында катнашучы.
– Биюче биегәндә нәрсә кичергәнен үзе генә белә. Жюри әгъзаларыннан: «Син проектта!» – дигән сүзне ишеткәч, каз тәннәре чыкты – моны сүз белән генә аңлатып булмый, – ди ул. – Проектлардан соң күпләр минем тормышым, шөгыльләрем белән кызыксына башлады. Россиянең төрле почмакларында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә дуслык тәкъдим итте.
Бүген Александр Заһидуллин бию буенча төрле мастер-класслар оештыра, һава гимнастикасы белән шөгыльләнә, төрле проектларда чыгыш ясый. Димәк, проект аңа үз урынын һәм чыннан да яраткан эше белән шөгыльләнү мөмкинлеген ачкан.
Айдар Сөләйманов
Зәй егете Айдар Сөләйманов 4 яшеннән бирле җырлый, «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында берничә ел рәттән югары урыннар яулап килде ул. 2015 елда «Россия-1» телеканалы оештырган «Главная сцена», 2023 елда «Ну-ка, все вместе!» вокал проектларында катнашты.
Проектта катнашканда кичергән хисләре турында ачылып сөйләде Айдар: «Курку хисе белән һәр конкурста да очрашырга туры килә, гомумән, сәхнәгә чыкканда гел дулкынлану хисен тоям. Станиславский әйтмешли: «Кем дулкынланмый, шул чын йөзен, чын күңелен күрсәтә алмый».
Бүген Айдар «Татарстанның халык артисты» исеменә ия. Татар сәхнәсендә генә түгел, чит илдә дә татар моңын яңгыратучы ул. Татар һәм Россия артистлары белән бергә чыгыш ясый, бөтен дөнья буенча гастрольләргә йөри, дөнья сәхнәләрендә татарча романслар башкара. Моннан тыш, музыкаль продюсер булып та эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез